Төннәр буе йоклый алмый ятсаң...
Төн уртасында уянып, боргаланып ятмас өчен, гомумән, йокысызлыктан интекмим дисәң, кичке якта телефон, компьютер, интернетларны сүндереп куярга кирәк. Йокы бүлмәсе телевизор карау, кәтлит ашый-ашый социаль челтәр актару урыны түгел. Бу фикерләрне Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якуповтан ишеттек.
16 мартта Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан бер төркем белгеч “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында журналистларга йокысызлык турында сөйләде. Эдуард Якуповның сүзен: “Сез моның нәрсә икәнен бик әйбәт чамалыйсыз”, – дип башлавы юкка түгел, чөнки төн уртасында торып, нәрсәдер язгалап, сызгалап утырып, “йокы качтыру” яки башның көн дәвамында җыйган мәгълүматны эшкәртүе – каләм ияләренең “һөнәри чире”. Белгеч әйтүенчә, бу мәсьәлә ел саен күбрәк кешене җәлеп итә, чөнки йокысы бозылганнар саны арта. Җир йөзендә яшәүчеләрнең яртысы диярлек аның белән таныш. Йокысызлык исә төрле авырулар башлангычы булып тора. Йокы бозылуның гомер озынлыгына да йогынтысы бар, ул йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы, онкология чирләренә дә китереп җиткерергә мөмкин, хәтерне начарлата, эшкә сәләтне киметә. Йокысы туймаган кеше тора-бара артык авырлык җыя. Йокысызлыкның организмга зыян китерүе бөтен кешегә мәгълүм булса да, медицинада ул тармак белән сирәк белгеч кенә шөгыльләнә. Табиблар, инфаркт, гипертония, диабет авырулары килеп чыккач та, авыру тарихына беркайчан да, йокысызлык аркасында авырый башлаган, дип язмаячак. “Йокысызлык” дигән диагноз юк.
Тәүлек әйләнәсендә кеше ничә сәгать йокларга тиеш? Йокы буенча белгеч Юлия Трошина әйтүенчә, сабыйлар 16 сәгать тә йокларга мөмкин, олы кешегә 7 сәгать җитә. 8 сәгатьтән артса, шулай ук зыянлы, инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра. Тиешенчә йокы эләкмәү автомобиль йөртүчеләр өчен аеруча куркыныч тудыра. Андый кеше еш авырый, уяулыгын югалта һәм шуның нәтиҗәсендә юл һәлакәтенә юлыгуы ихтимал. “Исерткеч эчемлек эчкән килеш автомобиль белән идарә итәргә ярамый дип еш әйтәбез, ә йокы туйдырмыйча рульгә утыру тагын да аяныч хәлләр китереп чыгара: кеше юлда йоклап китә”, – ди Эдуард Якупов.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда һәм иминлек бүлеге җитәкчесе Руслан Шакиров юл хәрәкәте кагыйдәсен искә төшерде. Аерым алганда, кагыйдәләрнең 2.7 пункты буенча, эчкән хәлдә (алкоголь, наркотик һәм башкалар), игътибарны киметүче дарулар тәэсирендә, арыган халәттә транспорт йөртү тыела. Авыр йөк һәм сигез кешедән дә күбрәк пассажир ташучы автомобильләргә эш-ял режимын билгеләүче тахографлар куелган. Кайбер йөртүчеләр, шуңа карамастан, таләпне үтәми. Узган ел – 700, быел 130 тәртип бозучыга административ штраф салынган. Аның күләме – бер мең сумнан өч мең сумга кадәр. “Яшьләр, каһвә, чәй эчәм дә, йокым ачылачак, дип уйлый. Ә үзләре күзе ачык килеш йокымсырый. Йокы килгәндә, 25 минут кына черем итеп алу да уяулыкны арттыра, – ди Эдуард Якупов. – Аз ашау, аз эчүнең зыяны сизелмәскә дә мөмкин, аз йоклау эзсез узмый”.
Белгечләр, кичке уннан да соңга калмыйча яту файдалы, ди. Тәрәзә пәрдәсен каплап, утны сүндереп яткач, йоклап китә алсаң, иртәнге икеләргә кадәр мелатонин, йокы гормоны бүленеп чыга, биштән соң бу процесс туктала. Урынга яткан килеш телефонны яктыртып, нәрсәдер караштыру мелатонин бүленеп чыгуны ике тапкыр киметә һәм йокы ачылачак. Шуңа күрә белгечләр кичке якта интернет “караштыру” гадәтен бетерергә, төнлә уянган очракта да, утны яндырмаска киңәш итә. Урамдагы баганадан күзгә ут яктысы төшү дә йокыны бүләргә мөмкин. АКШта йокысызлыктан интегүчеләр күп, ә Һиндстанда азрак икән.
Кичтән чәй эчү дә йокыны боза ала. Йокы татлы булсын өчен тынычландыргыч дарулар эчәргә, салмак музыка тыңларга, догалар укырга мөмкин. Иң мөһиме, кеше үзе психоэмоциональ халәттән арына белергә тиеш. Бу исә бик җиңел түгел.
16 мартта бер төркем белгеч Казандагы “Тандем”, “Кольцо”, “Мега” сәүдә үзәкләрендә “Сәламәт йокы: нәрсә мөһим, нәрсә комачаулый?” дигән темага чыгышлар ясаячак, мастер-класслар үткәрәчәк. Чараларда катнашучылар рәсем ясау, йога, йокы гигиенасы кебек мавыктыргыч дәресләрдә дә катнаша ала. Балалар өчен рәсем ясау ярышлары оештырмакчылар. Йокы буенча белгечләр белән очрашудан чыкканда, нишләптер, күзгә йокы эленә башлады. Әлеге язманы язып тәмамлаганда, керфекләр талгын гына йомылды. Бу темага сөйләшүнең дә йокыга тәэсире бар, ахры... Хәерлегә булсын, әле ярый рульгә утырасы түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев