Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Туңдырма файдалымы?

Хәзер сәламәтлеккә файдалы ашамлыклар турында күп сөйлиләр, тыӊлап торсаӊ, дару урынына шуларны гына ашап торырсыӊ, билләхи. Шундыйлар арасында аеруча туңдырманың файдасы күп, дип язганнар.

Хәзер сәламәтлеккә файдалы ашамлыклар турында күп сөйлиләр, тыӊлап торсаӊ, дару урынына шуларны гына ашап торырсыӊ, билләхи. Шундыйлар арасында аеруча туңдырманың файдасы күп, дип язганнар. Анда организм өчен 100 төрле файдалы әйберләр: аксымның 20 аминокислотасы, май кислоталарының 25 төре, 30 төрле минераль тозлар, матдәләрнең алмашынуы өчен ферментлар, 20 төрле витаминнар, фосфор, магний, тимер бар икән. Туңдырма составындагы бәхет гармоны — серотин хәтерне яхшырта, кәефне күтәрә, төрле авырлыкларны узарга ярдәм итә, ди. Шушыларны яздым да, үземдә сынап карарга булдым, эштән кайтышлый бер-ничә туӊдырма кереп алдым. Нинди составлы туӊдырма булса да, аны ашагач, дөрестән дә кәеф күтәрелә, күӊел ачыла икән шул. Салкыннар җиткәнче, әйдәгез, балалар гына түгел, без олылар да туӊдырма ашап калыйк!

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/tudyrma-faydalymy

Фото:https://pixabay.com/ru/ponce_photography

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X