Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Ябыгу – модамы, чирме?

Бер танышымның 15 яшьлек кызы үткән ел азагында ябыгырга дип үзенә максат куйган. Мондый очракта, ник бик юан идемени, дигән сорау тумый калмый. Юк, башкалардан әллә ни аерылмый, күзгә-башка чалынмый торган, уртача гәүдәле, матур гына кыз бала иде. Урта яшьләрдәге кешегә шулай тоела ул. Балигълык яшенә җитмәгән кыз үзендә йөз төрле кимчелек тапкан.

Үсмерләр озак уйлап тормый, әллә ниләр эшләп ташларга сәләтле. Ябык күре­нер­­гә тырышу да алар өчен ят нәрсә түгел. Тазарак гәү­дәле хатын-кыз элек кенә сәламәтлек билгесе иде. Хәзер карашлар һәм теләк­ләр бүтәнчәрәк, яшь кызлар Барби курчагы кебек ябык булу хыялы белән яши.

 
– Советлар Союзы чорында нык ябык кызлардан көләләр иде һәм, чырага әйләнгәнсең, бер-бер тө­шең авыртмыймы, сөягең сынмыймы, дип сорыйлар иде, – ди табиб-психоте­ра­певт Гомәр Зиатдинов. – Соңгы елларда андый гәү­дә­ләр стандартка әйләнә башлады. Моны күп кенә модельерлар да хуплый. Так­та кебек нечкә кызга тегелгән кием, элгечкә элеп куйган кебек, җилфер-җил­фер килеп йөри.


Кызларның яфрак калынлыгында булырга тырышуына Барби курчаклары да тәэсир итми калмагандыр. Кайбер илләрдә аларны сатуны тыйдылар хәтта. Рос­сия­дә дә бу уңай­дан фикер­ләр төрле. Гомәр Мәхмүт улы әйтүенчә, физиологик яктан карасак та, тар оча сөяге бала табарга кыенлык тудырачак, яссы күкрәктә  бәләкәчкә сөт төш­мәячәк. Үзәк каналлардан анорексия белән авыручыларны әледән-әле күр­сәтеп торалар. “Аларны терапия бүлегенә салып дарулар белән күпме генә дә­ва­ласак та, үзләренең теләге юк икән, файдасы булмаска мөмкин, аннан чыккач, яңадан  элеккеге тормышка әйләнеп кайтучылар да юк түгел, – ди табиб-эндокри­нолог Гүзәл Яруллина. – Нерв анорексиясе чире психикага да бәйле, шул ук вакытта тән авыруы да. Ул организмга зур зыян сала, азагы үлем белән тәмам­ланырга да мөмкин”.


– Ябыгу сөяккә кадәр үткәч, организм үзен-үзе “ашый” башлый, – ди Гомәр Зиатдинов. – Кеше, коры сөяк булса да, көзгегә карагач, гәүдәсен юан итеп күрә. Дисморфофобия дигән термин бар. Ул тән үзгәре­шен­нән курку дигән мәгънәне аңлата. Адәм баласы үзен­нән ка­нәгать түгел: колагым тырпайган, аягым кәкре, күзем дә мин теләгәнчә түгел, дип үзгәртергә тели. Соңгы елларда пластик опе­рациягә дә кереп яталар. Тик үзгәргән саен канәгатьсезлек арта гына. Битенә операция ясатып, азактан өзлеккән бер кыз килгән иде. Күзе йомылмый, бит тиресе салынып тора. Операциягә кадәр төш­кән фотосын күрсәтте, бик чибәр булган. Танышларым, барма, ясатма, син болай да чибәр, дип торды, ди. Үз-үзенә ышанычы булмаган кешеләр шундый аяныч хәлгә төшә.

 


Ул бу җәһәттән чит ил хатын-кызларын үрнәк итеп куя. Әйтик, Германиядә юан гәүдәле хатын-кызлар да сыланып торган кием киеп йөри. Гәүдәләренең төз булмавына исләре китми, спорт белән шөгыльлә­нә­ләр, ризыкны да чиклә­миләр. Алар­ның, бөтен ке­шегә ярап булмас, мине яратучы да табылыр әле, диюләре, әлбәттә, соклану уята. Анорексия белән авыручының төп ялгышы – ач торып, үзен интек­терү. Вакыт-вакыт бик күп тә ашап куялар икән.  Корсак тулгач, ризыкны кире чыгара башлыйлар. Организмда тиешле микроэлементлар җитмәгәч, тырнаклары сына, чәчләре коела, тән тиресе кибә, җыерчык баса. Аннары тешләренә зыян килә, ашказаннары борчый. Тире ас­тын­дагы май катламы беткәч, күкәйлек тиешенчә үз функциясен башкара алмый, күрем туктала, климакс башлана... Болар, бик каты ябыкканда, бер ел эчендә булырга мөмкин.


Белгечләр анорек­сия­дән интегүчеләрнең төгәл статис­тикасын әйтеп бирә алмый. Чөнки проблемасы булып та, табибларга, биг­рәк тә психиатрларга бик сирәк кеше генә күренергә җөрьәт итә.  “Әлеге чирдән дәваланучылар арасында “отличниклар” да байтак. Алар бар нәрсәне камил итәргә тырыша. Организмны тилмертеп, ач торырга да үз­ләрендә көч табалар, – ди пси­хотерапевт. – Шыр ябык­ларның кызык ягы да бар: ашауга хирыс булмасалар да, башкаларны тәмле ризык пешереп сыйларга яраталар. Үзләре ашамыйлар, якынн­а­ры­ның ашавыннан тәм табалар. Бер ябык кыз абыйсы бе­лән килгән иде. Абыйсы: “Ул мине ашатып симертеп бетерде инде”, – дип сөйләп торды”.


26 яшьлек бер хатын исә психотерапевтка бала тапкач борчылып килгән. Ул 13 яшен­дә ябыга башлаган. Ябы­гуның зыянлы икәнен хәзер генә аңлаган. Әлеге ханым: “Бик авырлык белән балага уздым, ул да, ябыгам дип, минем ялгышны кабатласа, ниш­ләр­мен?” – ди икән... Кеше вакытында үзен кулга алса, чирне җиңә ала, ди бел­гечләр. Иң әүвәл үзеңне яратырга, ничек бар – шулай кабул итәргә өй­рәнергә кирәк. Барби курчагы тышкы кабык кына бит ул, эчке матурлыгың булсын!

Фото: https://pixabay.com | Tumisu

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев