Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яңгырлар көтелә

Бүген урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

4 июльдә, Татарстан районнарында төнлә көчле яңгыр булачак. Бу турыда Татарстан синоптиклары хәбәр итте.

Республикада иртәгә урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җил тизлеге урыны белән секундына 15 – 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Кайсыбер районнарда җил тизлеге секундына 24 метрга кадәр көчәю фаразлана. Һава температурасы төнлә +17..+22 градус, көндез +25..+30 градус булыр дип көтелә.

5 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәю ихтимал. Төнлә +13..+18 градус, көндез +26..+31 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар. 

6 июльдә дә урыны белән яңгырлар көтелә. Яңгыр вакытында җил секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак. Төнлә +12..+17 градус, көндез +25..+30 градус булуы көтелә.

Чыганак https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/03/167164/

Әтнә таңы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев