Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яман шешне тиз арада ачыклап була

“Сколково” инновация үзәгендә яман шешнең 8 төрен тиз арада диагностикалау технологиясе әзерләнгән. Бу хакта “Известия” гәзите яза. Белгечләр әйтүенчә, мондый тикшеренүнең бәясе гади тикшеренүнекенә караганда берничә тапкырга түбәнрәк – процедура тәүлек түгел, ә бер сәгатькә якын дәвам итә.

“Сколково” фондының биомедицина технологияләре кластеры апрель ахырында шушы проектка грант ярдәме турында карар кабул итте.
 
Яңа технология микрочип ярдәмендә яман шешнең берничә төрен ачыклауга кайтып кала. Бу – төрле аксымлы реагентлар-антиматдәләр булган ячейка белән пластик контейнер. Контейнерга салынган биоматериалда яман шеш ачыкланса, шул ячейка балкый башлый. Гадәти иммуногистохимия тикшерүе тәүлек чамасы дәвам итә. Ә монда нәтиҗәне бер сәгатьтә алырга мөмкин.
 
Яңа технологиянең төп өстенлеге шунда: аны һәр район поликлиникасында файдаланырга мөмкин. Аны куллану өчен югары квалификацияле табиб-морфолог кирәкми. Ел дәвамында ачыш клиник сынаулар үтәргә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев