Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары нигезендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тәүлек дәвамында секундына 20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил көтелә һәм яңгыр явачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бу вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталары һәм витриналардан ераграк торырга кирәклеген искә төшерә. Җил көчәйгән очракта подъездларга, подвалларга яисә җир асты кичү юлларына качып торырга киңәш ителә.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев