Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

“Югары уку йортлары картасы”ннан файдаланучылар саны арта бара

Портал Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тарафыннан 2015 елда ачылган.

“Югары уку йортлары картасы”ннан ("Карта вузов") файдаланучылар саны узган елдагыга карганда 40 процентка арткан. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүматына сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Рособрнадзорның “Карта вузов” интерактив чыганагыннан 2018 елның соңгы 7 аенда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, кулланучылар саны 40 процентка арткан. Кулланучыларның 80%ы сайтка әле беренче тапкыр гына мөрәҗәгать иткән.

  • “Карта вузов” порталы Рособрнадзор тарафыннан 2015 елда ачылган. Анда Россия югары уку йортлары турында мөһим мәгълүмат туплап бирелә.

Параметрлар буенча эзләп, кызыксындырган уку йорты, теләсә кайсы төбәкнең югары уку йорты, шулай ук бакалавриат, магистратура, югары уку йортыннан соң белем алу турында мәгълүмат белеп була.

“Югары уку йортлары картасы”ннан тыш, рәсми сайтта "Лицензияләрнең гомуми реестры", "Аккредитация узган оешмалар реестры" белән дә танышып була.

Фото: mon.tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев