Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә 100 ел

“Берүзем үстем, шуңа күрә күп бала алып кайттым”

Районыбызның Җәнәй (Сос Мысь) авылында гомер кичерүче 93 яшьлек Әлфинур Нәҗип кызы Бәширова Ходай биргән гомеренә, сәламәтлегенә рәхмәт әйтеп яши.

Йөзенче дистәне вакласа да,  һаман да җор телле, шаярып сөйләшергә  ярата әле ул. Моңа аның гомер буе җаваплы эшләрдә - клуб мөдире, почта хезмәткәре һәм кибетче булып эшләвенең, һәрдаим  халык арасында булуының да тәэсире тими калмагандыр.  
Әлфинур апаның хәтере яхшы, колаклары да әйбәт ишетә, күзлексез газета-җурналлар укый, телевизор карый, сорау бирсәң, шундук уен-көлке белән кайтара.
Уртача буйлы, чандыр гәүдәле, яшен ташы кебек җитез Әлфинур апа 1927 елның 2 февралендә Елыш авылында Нәҗип белән Корбанбикә гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Алга китеп булса да әйтик, бердәнбер кыз туганы Равидә үпкә авыруыннан  23 яшендә вафат була.
     - 1931 елда Идел буе төбәкләрендә  корылык  булды.  Шул сәбәпле,  әти  авылдашлар белән бергә вербовкага язылып, безне Владивостокка алып китәргә җыенды. Киттек-китүен… Әмма без сеңлем Равидә һәм әни белән Поляна станциясеннән (Киров өлкәсенең Вятские Поляны станциясе - Ф.Н.)  кире әйләнеп кайттык. Әнигә, без киткәнгә бабайның авыру хәбәрен җиткергәннәр, әни кире кайтырга булган. Ә әти китте… Авылдашларга килгән хатлардан ишетеп белүебезчә, әтинең өйләнгән булуы ачыкланды. Балалык шаукымы беләндер инде, бу хактагы  “сөенче”не  әнигә мин җиткергәнмен. Әти икенче хатыны Фәгыйлә апа белән өч ир, бер кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Без әти һәм аның гаиләсе  белән аралашып үстек, яшәдек. Алар Омскка кайтып төпләнделәр шунда яшәделәр. Әтинең безгә кире кайту нияте дә бар иде. Әмма әни горур хатын булды, әтиебезне кире кабул итмәде. Сеңлем белән икебезгә әтиле килеш әтисез үсәргә туры килде,  “Әти!” дип әйтергә тилмереп үстек. Үлем хастасы җиткәч, әти икенче хатыннан туган балалары аша мине чакыртып алды. Мин килгәнне генә көткән икән, кулымда җан бирде.  Өстәл янында утырганда: “Йокым килә, бераз  ятып торыйм әле”, - диде. Шул ятудан тормады. Балан бәлеше белән кура җиләге вареньесы алып барган идем. Әтием әлеге күчтәнәчләрне авыз итә алды, - дип сөйләде Әлфинур апа әрнүле һәм сагышлы балачагы, яшүсмер еллары турында.
Туксан өч  яшь дип әйтергә генә ансат. Ачлы-туклы сугыш,  аннан соңгы авыр елларны узган кеше бит инде ул.  Ярты гомере туйганчы ашамыйча,  өстенә юньле кием кимичә узгандыр. Хәер алай дисәң, Әлфинур апа кечкенәдән тегәргә, чигәргә һәвәс булган. Омскта яшәүче туганнары һәм Нәҗип ага гаиләсе җибәргән “шәһәрский” киемнәрне үзгәртеп үз балаларына кидергән ул. Бергә гомер итүче килене Эльмирага да ул килен булып төшкән елны күлмәк тегеп биргән. Күлмәклеген улы Ирек Сабантуйда көрәшеп алган булган. Әлфинур әбинең әле дә тегү-чигү эшен ташлаганы юк.
Хатын-кызның олы бәхете ирендә, балаларының игелеген күреп яшәүдә.  “Бәхет - сәламәт  булу да”  - дип тә өсти Әлфинур апа. Тормыш иптәше  Шайбәк абый күптән вафат.  Аның белән дус-тату гаиләдә 8(!) бала тәрбияләп үстергәннәр. Шайбәк  абыйны армиядән биш ел көтә ул. Аңа ияреп армиягә дә китә. Иң олы уллары Сайран Стәрлетамак шәһәре янында урнашкан Беренче Май бистәсендәге хәрби частьта туа.
1951 елда Шайбәк абыйның туган авылы Җәнәйгә кайтып төпләнәләр. Бер-бер артлы ул-кызлары туа, 1966 елда туганнары нигезендә яңа йорт җиткереп чыгалар. Элеккеге офицер Шайбәк ага туган хуҗалыгында шофер, аннары склад мөдире булып эшли.
Хәрби диңгез флоты офицеры Газинурдан кала, Әлфинур апаның бүген бар балалары да исән-сау. Әниләренең хәлен белергә кайтып йөриләр. Үзе дә аларга кунакка еш бара икән. “Юньләп өйдә торган да юк. Берсе алып китә, икенчесе кайтарып куя, өченчесе килеп ала”, - ди ул бу хакта шаяртып. Газинур Кемерово өлкәсенең  Новокузнецк шәһәрендә яшәгән, өч улы һәм хатыны ятим калган. Әлфинур апа - улын, туганнары абыйларын югалтса да,  аның гаиләсе, балалары белән элемтәне өзмиләр,  әле дә аралашып яшиләр. 
Әлфинур апаның һәр баласы, һәр оныгы аның ныклы игътибарында. Ул аларны үзе чиккән, бәйләгән кул эшләре белән сөендереп тора.
Иң өлкән улы Сайран, бишенче һәм җиденче баласы Илнур белән Тәнзилә Түбән Камада гомер итсәләр, Рузилә - Омск шәһәрендә, Вәзилә - Баландышта, Илсур - Сабада, Ирек - төп йортта яши. Барысы да гаиләле, икешәр-өчәр бала тәрбияләп үстергәннәр.
       - Нигә бик күп бала алып кайттың? - дигән соравыма Әлфинур әби: “Үзем беръялгызым үстем, гомер иттем, ни абый, ни апа, ни энекәш, сеңлекәш булмады. Балаларым күп булсын, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп үссеннәр, яшәсеннәр дидем”, - дип җаваплады.
Бервакыт, иртән Сабага барганда, Югары Шытсу авылы өстендә аңа бүре очрый. Бәхетенә басуга бәрәңге алучылар менеп җитә. Алар чиләк кагып бүрене куып җибәрәләр. 16 яшендә алдынгылар слетына барганы хәтерендә Әлфинур апаның. Шулчакта аларга ике ипи, ике килограмм шикәр һәм күлмәклек материал биреп кайтаралар. Шул дәвер өчен бик зур бүләк була инде.
     - Озак яшәү өчен бернәрсәгә дә кайгырмаска кирәк.  Алла үзе бирә, үзе ала. Кайгырып бернәрсә дә барып чыкмый, - ди ул.
Кешеләрнең яхшы якларын гына күрергә өйрәнгән ул, калебе чиста, күңелле яхшылыкта. Кеше килеш-килбәте белән генә түгел, эчке дөньясының сафлыгы һәм игелеклеге белән дә чибәр була. Әлегедәй сыйфатларны ул ул-кызлары, килен-кияүләре  һәм оныклары күңеленә дә күчерә алган. Әби-бабай белән үскән бала иманлы һәм мәрхәмәтлерәк була. Бу тормыш тарафыннан расланган хакыйкать. Хуҗалык җанлы Әлфинур  апа йортта әле барысына да күз-колак.  Җәен тау итәгендә оныгы һәм килене белән ярыша-ярыша мул итеп җир җиләге җыярга ниятләп тора. Бирсен Ходай.
    -Кыш көне урамга чыгып йөрмим. Диванны күбрәк яратам, - диде саубуллашканда Әлфинур апа һәм тагын кеткелдәп көлеп җибәрде… Әйтәм бит, җор телле, шат күңелле кеше ул. Әлеге кәеф күтәренкелеген башкалар белән дә бүлешә белә ул. Бүген төпчек улы Ирек белән килене Эльмира һәм оныгы Иркә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Өлкәрәк оныкларын, Салават белән Илназны үстерешеп олы тормыш юлына чыгарган. Икесе дә башлы-күзле. Салаватның инде үз балалары, нәсел дәвамчылары бар. Илназ исә быел тормышлы булган.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев