Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССР төзелүгә 100 ел

Фатих Хөсни мирасы – кыйммәтле хәзинә.

Кем соң ул Фатих Хөсни? Әдипнең шәхесен, эчке дөньясын белергә теләсәң, утыр да дистәләгән китапларын, тормыш юлын чагылдырган “Минем тәрәзәләрем” әсәрен укы...

Юри генә әдәбиятыбызда Фатих Хөсни булмаган дип фараз итеп карагыз әле. Рухи байлыгыбыз бер бик матур бизәксез калыр иде. Бәхеткә,  бар әдәбиятыбызда Фатих Хөсни, бар!
   1908 нче елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында дөньяга килгән татар малае, авыр тормыш университетларын уңышлы узып,
халык язучысы булып таныла. 
   Фатих  Хөсни татар әдәбиятына 1924 нче елда  “Дөнья матур миңа” дигән беренче шигыре белән килеп керә. Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Муса Җәлил кебек шагыйрьләр йогынтысында иҗат дәрте белән яна башлый һәм әдәбият дөньясына чума. 
   Белемгә омтылышы Фатихны югары уку йортына алып килә. 1933 нче елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 
  30 нчы еллар – Фатих Хөсни өчен эзләнүләр чоры. Ул үзенең каләмен очерклар (“Трамвайлар шәһәре”, “Турбиналар һәм кешеләр”), поэмалар (“Луиза”, “Машиналар арасында мәхәббәт”), пьесалар (“Көрәш кызы”, “Усаллар”) өлкәсендә сынап карый. 
   Бу язучының иҗат мәктәбен узу чоры була. “Җырчы кызы”, “Ана хикәясе”, “Чия төше” хикәяләрендә дөньяны рәссамнарча аңлау, лирик бизәкләрнең көчәюе Фатих Хөснинең әдәбият мәйданында үз урынын яулый баруын күрсәтә. Әдип хикәяләр язуын гомер буена дәвам итә.
   Сугыш елларында Фатих Хөсни үзенең иң уңышлы әсәрен – “Йөзек кашы” (1942) повестен иҗат итә. Кырыс сугыш елларында самими хисләр сурәтләп бирелгән повесть укучыларның күңелен бик тиз яулап ала. 
   Әсәрдә Айдар белән Вәсиләнең мәхәббәт тарихы сурәтләнә. Мәхәббәт зур сынаулар аша уза. Повесть укучыны кешеләрдәге асыл сыйфатларны аңларга, һәр адымны уйлап эшләргә өйрәтә.
    50 нче елларда язылган “Җәй башы”, “Авыл өстендә йолдызлар” повестьларында сугыштан соңгы елларда татар авылларында барган вакыйгалар сурәтләнә. Аларда да яшьләр һәм мәхәббәт темасы хезмәт темасы белән бәйләп үстерелә.
    Гомумән, Фатих Хөсни - мәхәббәт җырчысы. Әдәбиятта мәңгелек булган мәхәббәт темасы һәр чорга, һәр аерым кешенең үз-үзен тотышына бәйләп ачыла. Бу бигрәк тә авторның “Берәү килә, берәү китә”, “Адәм балалары”, “Гыйльмениса”, “Без яшь идек...” повестьларында ачык күренә.
   “Гыйльмениса һәм аның күршеләре” җыентыгы өчен Фатих Хөснигә 1972 нче елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Повестьның үзәгендә торган Гыйльмениса – озын гомер юлы узган, тормыш сынауларын намус белән үткән кеше. Ул инкыйлабка кадәрге иҗтимагый һәм әхлакый тәртипләрнең хатын-кыз иреген чикләвен үзендә татыган, инде шул богаулардан арынып, үзенә яңа юл сайлаган хезмәт сөючән хатын-кыз.
   “Минем тәрәзәләрем” (1965) автобиографик әсәре язучы иҗатында аерым урын били. Биредә автор үзе үткән тормыш юлына борылып карый. Әдип үзе турында гына сөйләп калмый, күренекле шәхесләр Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Гомәр Гали турында тирән мәгълүмат бирә. Әлеге әсәр 30 нчы еллар тормышын чагылдыруы ягыннан да кыйммәтле.
    Язучы зур эпик жанрга да мөрәҗәгать итә. “Җәяүле кеше сукмагы” романында XX гасыр башындагы татар авылларының тормышы сурәтләнә. Аталы-уллы ике тегүче, авылдан авылга йөреп, тегү тегәләр. Әллә нихәтле авыллар, яңа кешеләр, төрле вакыйгалар белән очрашалар. Авылларның тормышы белән таныштырып бару Сәфәргали образына йөкләнә. Тормышның четерекле, авыр вакыйгалары эчендә Сәфәргалинең характеры формалаша. Иҗтимагый күренешләргә бәйләп, Сәфәргали белән Зәйтүнәнең 
мәхәббәт сюжеты да үстерелә. 
  “Утызынчы ел” романы утызынчы елларда Әтәчле дигән гап-гади татар авылында барган тарихи вакыйгаларны күз алдына китереп бастыра. Әсәр шәхси тормыш ваклыкларын, бигрәк тә мәхәббәт хисләре белән бәйле булган вакыйгаларны ачып бирүе белән мавыктыргыч. Гафи Җиһангиров, Котдус Вафин, Гайния, Сәрвәр – әсәрдәге вакыйгалар эчендә кайнаучы образлар. 
  “Утызынчы ел” әдипнең киң эпик пландагы вакыйгаларны тасвирлау сәләтен, заман рухын тоеп, аны барлык нечкәлекләре белән роман кысасына сала белүче икәнлеген раслаган әсәре булды. 
   Фатих Хөсни стиле башка язучыларныкыннан аерылып тора. Телнең камиллеге, лирик чигенешләргә, риторик сорауларга, инверсия алымына мөрәҗәгать итү белән автор әсәрнең яңгырашын үзгәртеп җибәрә. Иң әһәмиятлесе шул: Фатих Хөснинең уйлары бервакытта да халык тормышыннан читкә китми. Шуңа күрә аның әсәрләре халык күңеленә аеруча якын.
   Фатих Хөсни бөтен иҗатын халык язмышын сурәтләүгә, аның яшәү рәвешен ачуга багышлады, туган җиргә, туган телгә, кешеләргә булган мәхәббәт турында җырлады.


Хәйретдинова Язилә Рәфхат кызы,Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге 
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

#НашЗемляк100ТАССР

Дуслар, актив булганыгыз өчен рәхмәт. Якташыбыз өчен тавышны сайтта http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=passed сылтамасы аша кереп бирергә мөмкин. “Якташың өчен тавыш бир!” акциясендә алга таба да актив катнашыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев