Йөз аклыгы
Ул көнне Калинин исемендәге колхозда кичергән уйларым турында язмый калсам, мине вөҗданым борчып торыр иде.
Күптән түгел без, Саба районында туып үскән бер төркем язучылар, Мәхмүт Хәсәнов, Мәгъсүм Хуҗин, Рашат Низамиев һәм бу юлларның авторы – район хезмәтчәннәре белән очрашуга кайттык. Чыгышларда КПСС райкомының икенче секретаре – шагыйрь Зөфәр Шәйхетдинов, район мәдәният йорты директоры, нәфис сүз остасы, җырчы – Ядкяр Хәбибуллин, баянчы, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вилорик Вәлиуллин да катнашты.
Якташларыбызга рәхмәтебез зур, ачык йөз белән, бик җылы каршыладылар. Безнең маршрутка «Икшермә» совхозы, Саба леспромхозы, Калинин исемендәге, Киров исемендәге, «Авангард», «Большевик» колхозлары кертелгән иде. Калинин исемендәге колхозга барырга кузгалгач (анда беренче тапкыр булуым), уйлана калдым. Чөнки бер ел элек лаеклы ялга чыккан, егерме елдан артык шушы хуҗалыкны җитәкләгән авылдашым Габделнур абый Җәлилов эшләгән Явлаштау авылына барам. Нинди авыл ул? Бу колхозда нинди куанычлы эшләр майтарылган? Кешеләр арасында нинди мөнәсәбәтләр урнашкан? Нинди мәшәкатьләр белән янып яшәгән икән авылдашым? Миңа шуңа охшашлы сораулар юл буе тынгылык бирмәде.
Баянчы Вилорик: «Хәзер барып җитәбез», – дигәч, юлга текәлдем. Авыл әле үзе күренми. Димәк, Явлаштау да, Шәтке кебек, тау үзәненәрәк урнашкан. Ә тау башларында, аның бормалы сыртларында төз, нәфис, ямь-яшел чыршы, нарат агачлары тезелеп киткән. Шул тау битләрендә һәм аланнарда җәен кызарып җиләкләр пешүенә шигем юк.
Бераз баруга, беренче булып, мәчет манарасы күренде. Ярый, бабаларыбыз осталыгы өлгесе буларак саклап кала белгәннәр. Аннан бербер артлы тап-таза матур өйләр, каралтылар калыкты. Кирпечтән салынган менә дигән мәдәният сарае, көнкүреш комбинаты, яңа кибет, ясле-бакча. Кирпеч-бетон стеналардан өелгән ябык техника мастерскойлары, ферма каралтылары, рәт-рәт тезелеп киткән ындыр табаклары... Ындыр табаклары дигәннән, мин бермәлгә аларның нәрсә икәнен аңламыйчарак тордым, аларны шәһәрдә олы-олы базаларда гына була торган дугалы корылмаларга охшаттым. Ярдәмгә янәшәдәге Зөфәр Гәрәевич килде: – Алар – ябык ындыр табаклары, – диде ул, гадәтенчә елмая төшеп, – бөртекле культуралар өчен аерымаерым эшләнгән. Аларда кырдан алып кайткан икмәкне эшкәртү һәм саклау бик тә уңай. Бу ысулны хәзер башка колхозлар да куллана башладылар...
Нурислам Хәсәнов. 1989 ел.
Тулырак " Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев