Реклама
Традиция буенча, "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының төп, иң зур концерты -татар эстрадасы өлкәсендә "Алтын Барс" халык премияләрен тапшыру тантанасы үтәчәк. Һәр ел әлеге масштаблы фестиваленең оештыручылары булып "Барс-Медиа" татар медиа группасы, "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре, "ТМТВ" татар телеканалы тора. "Татар җыры" ул әле эстраданың иң популяр җырчыларын туплаучы...
Традиция буенча, "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының төп, иң зур концерты -татар эстрадасы өлкәсендә "Алтын Барс" халык премияләрен тапшыру тантанасы үтәчәк. Һәр ел әлеге масштаблы фестиваленең оештыручылары булып "Барс-Медиа" татар медиа группасы, "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре, "ТМТВ" татар телеканалы тора.
"Татар җыры" ул әле эстраданың иң популяр җырчыларын туплаучы грандиоз фестиваль генә түгел, ул әле татар зыялыларын бер урынга җыючы чара да. Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР җитәкчелеге , танылган шәхесләр,спортчылар, билгеле сәясәтчеләр ,чит илдә яшәүче милләттәшләребез бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз