Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

«26 яшемдә ике бала анасы булу – минем өчен зур горурлык!»

Аның ягымлы тавышына, моңлы җырларына, зифа буй-сынына сокланмаган кеше юктыр. Сөйкемле сөяге бар, ди безнең халык андыйлар турында. Сүзем танылган яшь җырчы Илмира Нәгыймова хакында. Яшь кенә булуына карамастан, Илмира - иҗатта да, шәхси тормышта да шактый уңышларга ирешкән шәхес. Ире Руслан Кираметдинов белән берсеннән-берсе сөйкемле ике бала үстерәләр. Уллары...

Аның ягымлы тавышына, моңлы җырларына, зифа буй-сынына сокланмаган кеше юктыр. Сөйкемле сөяге бар, ди безнең халык андыйлар турында. Сүзем танылган яшь җырчы Илмира Нәгыймова хакында. Яшь кенә булуына карамастан, Илмира - иҗатта да, шәхси тормышта да шактый уңышларга ирешкән шәхес. Ире Руслан Кираметдинов белән берсеннән-берсе сөйкемле ике бала үстерәләр. Уллары Камилгә 4 яшь, ә кызлары Ясминәгә бер яшь тә алты ай икән. Гаилә Яр Чаллы шәһәрендә яши.

- Илмира, син инде гаилә корганчы ук, тамашачыга шактый танылырга өлгергән идең. Бер-бер артлы ике бәби алып кайту сәхнә тормышыннан бераз читләштерми калмагандыр. Бик авыр булмадымы?

- Дөрестән дә, җиңел булды, дип әйтә алмыйм. Башта югалып калдым. Менә генә иҗатка кереп киттем дигәндә, тагын сәхнәдән читләшеп торырга туры килә. Балаларымның яшь арасы да бик аз бит. Камил туганнан соң, кабат сәхнәгә аяк бастым гына дигәндә, янәдән бәби табу-багу мәшәкатьләренә күмелдем. Ләкин, бөтенләй үк тамашачыдан читләшкәнем булмады. Сольный концертлар кую турында онытып торырга туры килде, анысы. Әмма кыска вакытлы гастрольләргә, чыгышларга вакыт таба идем. Аллага шөкер, булышып торучы әти-әниләребез бар. Кирәк чакта, балаларны алар алып кала. Рәхмәт яусын үзләренә!

Сабыйларым булуына сөенеп туялмыйм хәзер. Тормышымның мәгънәсе бит алар. 26 яшемдә ике бала анасы булу - минем өчен зур горурлык.

- Гастрольләргә чыгып китүегезне балалар авыр кабул итмиме соң? Кечкенәләр бит әле.

- Камил барысын да аңлый инде. Җыена башласак, «кая барасыз» дип янда бөтерелә. «Улым, акча эшләргә барабыз. Сезгә тәти, мәмиләр алыр өчен акча кирәк бит», дип аңлаткач, борчылмый үзе. Риза булып, озатып кала. Кая гына булсак та, әниләргә шалтыратып торабыз. Видеокүрсәтү ярдәмендә аралашабыз. Ясминә безнең читтә булуны авыррак кабул итә. Үпкәли, без шалтыратканда, сөйләшүдән баш тарта. Андый вакытта кыенлыкның авыр башы әниләргә төшә инде. Әнием «шалтыратмасагыз, баланы борчымасагыз, яхшырак», ди. Бәлки шулай дөресрәктер дә.

- Балалар белән бергә булганда, ял көннәрен ничек үткәрәсез?

-Балаларга күбрәк игътибар бирергә тырышабыз инде. Ял урыннарына барабыз. Читтә йөргәндә, бик сагынам үзләрен. Шуңа күрә, янымда булганда, сабыйларымны яратып туялмыйм.

- Тагын бер бәби алып кайтып, күп балалы гаилә әнкәсе булу теләге юкмы соң, Илмира?

- Мин һәрвакыт ике бала турында хыялландым. Гел, бер улым, бер кызым була, дип күз алдына китерә идем. Шуңа күрә, күп бала турында хыялланам, дип әйтә алмыйм. Әгәр язган булса, бәлки, алып та кайтырбыз. Барысы да Ходай кулында.

Әле яңа фатир алырга, тору урыныбызны иркенәйтергә ниятләп йөргән көннәр. Балалар булгач, йорт-җир уңайлыклары да, башкасы да кирәк бит.

- Ике бәби тапканнан соң да, зифа буй-сынлы калуның - Илмира Нәгыймованың матурлык сере нәрсәдә?

- Беләсеңме, күп әйбер нәселдән тора. Безнең нәселдә тазару галәмәте юк. Ул яктан куркасы түгел, шөкер. Диета-мазар тотмыйм. Гастрольләрдә йөргәндә, режим бозыла, төнлә утырып ашаган чаклар да була. Тик, дөресен әйтәм, көнгә бер тапкыр булса да үземне кайгыртып берәр ни эшләмим икән - көнем әрәмгә узган кебек. Әйтик, битләремә массаж ясыйм, маскалар куям, пресс ясыйм. Хатын-кыз үз өстендә гомер буе эшләргә, кыяфәтен кайгыртып торырга тиеш, дип саныйм мин.

Автор Лилия Сираева

Чыганак: Көмеш кыңгырау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X