Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Альбина Апанаева: Төшенкелеккә бирелдем, башка җырларга теләмим, хәтта микрофонны кулга аласым килми

Җырчы Альбина Апанаева соңгы вакытта эстрадада сирәк күренә. Күптән түгел "Инстаграм"га: "Башка җырлыйсым килми. Әллә ял кирәк, әллә... белмим", - дип язган. 15 елдан артык сәхнәдә кайнаган Альбинаны мондый уйга килергә нәрсә этәргән? Шул турыда сөйләштек. - Альбина, башка җырлыйсым килми, дип язгач, күпләр сине, сәхнәдән бөтенләйгә китә, дип сөйли...

Җырчы Альбина Апанаева соңгы вакытта эстрадада сирәк күренә. Күптән түгел "Инстаграм"га: "Башка җырлыйсым килми. Әллә ял кирәк, әллә... белмим", - дип язган. 15 елдан артык сәхнәдә кайнаган Альбинаны мондый уйга килергә нәрсә этәргән? Шул турыда сөйләштек.

- Альбина, башка җырлыйсым килми, дип язгач, күпләр сине, сәхнәдән бөтенләйгә китә, дип сөйли башлады...
- Сәхнәдә төрле чак була. Соңгы концерттан соң, минем белән нидер булды. Тамаша шундый яхшы узды, мактадылар да, бүләкләделәр дә... Тик шуннан соң төшенкелеккә бирелдем, аңлата алмыйм, энергиям бетте, көчсезләндем, күңелгә авыр төер утырды. Кайттым да үксеп-үксеп еладым. 15 елдан артык сәхнәдә эшләп, алай булганы юк иде. Күз тигәнме, белмим. Шунда әнием белән кызым тынычландырып карады. Иҗатташ дуслар да: "Мондый халәт һәркем белән булырга мөмкин. Вакыт үткәч, җайланырсың", - диде. Тик барыбер: "Әни, башка җырларга теләмим, хәтта микрофонны кулга аласым килми башлады", - дидем.
- Хәзер тынычландыңмы инде?
- Белмим, еш уйланам. 10-20 елдан соң сәхнәдә ничек булыр? Башкалар кебек, гаиләмне калдырып, гастрольләргә чыгып китәсем килми. Баланы да, иремне дә уйлыйм... Хисләремне ачып салырга яратмыйм. Бу юлы интернетта язып бушанасым килде. Бик күпләр яхшы киңәшләрен бирде, рәхмәт. Андый чакта җылы сүз бик мөһим.
Бөтенләй җырламыйча булмас инде. Ул бит балачактан күңелгә сеңгән. Чакырган җиргә, якын-тирәгә барырмын. Күптән түгел җыр текстлары авторы Анна Попова, җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән трио буларак чыгыш ясадык. Кызыклы килеп чыкты. Бәлки, проект булып эшләрбез. Вакыт күрсәтер...

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев