Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова дошманлашкан?!

Ике "килендәш" Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова "Бәхетле язмыш" җырына төшерелгән клипның дәвамын иҗат итәргә булган. Яратып-яратылып, гаилә бәхетенә күмелеп яшәүче, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кызларны бу юлы бөтенләй башка образда күреп булачак. - Яңа клип "Ике килен килендәш" җырына төшерелә. Тормыш гел бөртөрле генә бармый, төрле чаклар була. Монысында...

Ике "килендәш" Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова "Бәхетле язмыш" җырына төшерелгән клипның дәвамын иҗат итәргә булган. Яратып-яратылып, гаилә бәхетенә күмелеп яшәүче, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кызларны бу юлы бөтенләй башка образда күреп булачак.


- Яңа клип "Ике килен килендәш" җырына төшерелә. Тормыш гел бөртөрле генә бармый, төрле чаклар була. Монысында без дус, тату киленнәр түгел, ә дошманнарга әйләнгән килендәшләр ролен башкарачакбыз. Ирләребез ролендә - Алмаз Мирзаянов белән Артем Волков, каенана ролендә Әлфия Хәбибуллина төшә. Балаларга бу юлы үз улларыбыз (Алинә Сафиуллинаның улы Нариманга 1 яшь, Эльвира Хамматованың улы Солтанга 3 яшь - ред.) да өстәлә. Күренешләр Казанда, Нагорный бистәсендә бара. PIXELFILMS production егетләре клипны ноябрьгә төгәлләр дип өметләнәбез, - диде Алинә Сафиуллина Intertat.ru хәбәрчесенә.


Хәзерге вакытта Алинә белән Эльвира яңа программа өстендә эшли. "Узган елгы "Ике килен" исемле программаны әле йөрмәгән, күрмәгән җирләрдә тәкъдим итәбез. Яңа программа шулай ук кызыклы, әмма бераз үзгә, ул соңрак әзер булачак", - дип белдерде Алинә Сафиуллина.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X