Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Алинә Сафиуллина: «Кияүгә ашыкмыйм — шундый рәхәт яшим»

Алинә, күрешкәнче үк, соңгы арада популяр клибындагы сүзләрен кабатлады: "Аерылышу, сыктау темаларына кагылмыйбыз, яме. Күптән көтеп алынган "кайф" халәтендә яшим. Тормышым, тфү-тфү, шундый рәхәт агымга кайтты, авыз тутырып кычкырып әйтергә дә куркам". Каһвә эчә-эчә әлеге теманы дәвам итәбез. - Авыр минутларымда бервакытта да мендәргә капланып илерә-илерә елаганым булмады, - ди...

Алинә, күрешкәнче үк, соңгы арада популяр клибындагы сүзләрен кабатлады: "Аерылышу, сыктау темаларына кагылмыйбыз, яме. Күптән көтеп алынган "кайф" халәтендә яшим. Тормышым, тфү-тфү, шундый рәхәт агымга кайтты, авыз тутырып кычкырып әйтергә дә куркам".

Каһвә эчә-эчә әлеге теманы дәвам итәбез.

- Авыр минутларымда бервакытта да мендәргә капланып илерә-илерә елаганым булмады, - ди Алинә. - Киресенчә, тилерә-тилерә эшли башлыйм (көлешәбез). Тормышымда аерылышу кебек ике як өчен дә ансат булмаган борылыштан соң да шулай башаяк эшкә чумдым. Әлбәттә, әлеге чорда әти-әнием, туганнарым, танышларым ярдәмгә килде.

- Миңа калса, монда иң төп ярдәмче - балаң булгандыр. Егылып үләм, дисә дә, хатын-кызның андый "мөмкинлеге" юк - бала, аны аякка бастырасы бар…
- Әйе, Нариманым иң төп терәгем булды. "Нәнәм" дип кочагын җәеп елмайса, үземне яңадан туган кебек тоям. Ул зур егет булды - сентябрьдә ике яшен билгеләп үттек. Нариман хәзер сөйләшә, үз фикерен белдерә, аңлата. Ул - әти-әнием өчен беренче онык, сеңлемә тәүге энекәш, шуңа бар яктан мәхәббәткә төренеп үсә. Дөньясы түгәрәк, шөкер…
- Йөрәгеңә берәрсе ачкыч яратмадымы әле?
- Әлегә йөрәгем буш. Мин үткәннәрне онытырга өйрәнү чорында. Кияүгә дә ашыкмыйм - шундый рәхәт яшим әле (көлә). Кияүдәге иптәш кызларның көн тәртибенә карыйм да үземнең тормышка сөенеп туя алмыйм.
- Киләчәкне ялгызың каршы алырга җыенмыйсыңдыр ич?
- Юк, әлбәттә! Ялгызлык вакытлыча булганда гына татлы. Хыялымдагы картина: зур кирпеч өй, газонда балалар тәгәрәшеп уйный, ирем янәшәдә машина карый, мин тәрәзә аркылы шушы бәхетемә шөкер итеп, яулыгымны чөеп бәйләп, табада коймак чыжылдатам. Ул һичшиксез тормышка ашарга тиеш, Алла боерса!

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев