Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Алинә Сафиуллина тормыш турында гәп сата?

Җырчы Алинә Сафиуллина үзенең инстаграмында кызыклы гына пост урнаштырды.

Ул бу хакта язылучыларының фикерен белергә тели. Аның әйтүенчә, кешенең үсеше үзеннән генә түгел, янәшәсендә булган, руссча әйткәндә «спутнигыннан» тора. Көн дә сиңа сарык дип торсалар, берникадәр вакыттан сөйләшәсе урынга «бэээ» дип йөрүең ихтимал, әйеме?», ‒ дип яза Алинә.

Алинә студент вакытта үзләренең төрле конкурсларга йөрүләрен, анда чыгыш ясаучыларны күзәтүләре турында яза. Шул вакытта аларның күңеленә бер җырчы кереп калган, аңа бөтен институ сокланган, сузып халык җыры җырлавына, ул заманда ук ул саллы гына конкурста беренчелекне яулаган. Студентлар үзара, «Менә моның киләчәге өметле», дип сөйләшә торган булганнар. Һәм бу кешенең алдагы тормышы ничек булгандыр дип уйлыйсыз, якындагы кешесе аны «беркем» түгеллегә инандыргандыр мөгаен. Хәзер инде бу кеше андый җырлар да җырламый, үзе дә каядыр буталып йөри... менә шундый мисал китерә Алинә. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X