Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Аллаһ яман кешеләрдән сакласын” – Ришат Фазлыйәхмәтов шәхси тормышы турында сөйләде [интервью]

Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде, ди Ришат Фазлыйәхмәтов. Ни өчен сәхнәдән китәргә җыенуы, кайчан өйләнчәге турында җырчы Татар Тудейга сөйләде.

– Ришат, бу чибәр кыз сиңа кем?
 
– (Елмая) Яратып йөргән кызым.
 
– Озак очрашасызмы соң әле?

– Бер ел чамасы бар инде.
 
– Шулай да исемен сер итеп тотасың. Кызың турында мәгълүмат чараларында да ачылып сөйләмисең. Ниятләрең җитдиме?
 
– Яман күзләрдән саклыйм мин аны. Әллә нинди начар ниятле кешеләр бар. Гел яшереп тотып та булмый, вакыт-вакыт менә шулай бергә төшкән фотоларны куясы килә.
 
– “Өйлән, сәхнәдән китмә, ялгыш юлларга басма. Кызың гади, яхшы кешегә охшаган”, дип язалар сиңа. Яраткан тамашачыңа нәрсә дип җавап бирерсең?
 
– Иҗатымны яраткан, үземне хөрмәт иткән тамашачыма олы рәхмәтемне белдерәм. Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде. Һәркемгә күңел тынычлыгы телим.
 
– Ришат, өйләнергә уйлыйсыңмы, әллә гомер буе ялгыз яшәргәме исәп?
 
– Өйләнәм. Бу тормышта иң курыкканым ялгыз калу. Өйлән дә өйлән, диләр. Бер пешкәч өреп кабасың, диләрме? Барысы да үз вакыты белән. Хәерлесе булсын!
 
– Хатының белән аралашканың бармы?
 
– Юк. Минем өчен бу тема ябык!
 
– Әле күптән түгел генә инстаграмыңа “Сәхнәдән китәргә ниятлим” дип яздың. Яхшы эш урыны тәкъдим иттеләрме әллә?
 
– Юк, тәкъдим итмәделәр. Эштән курыкмыйм, авыл егете бит мин. Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим, дип яздым. Халыкка нәрсә кирәген аңламыйм, аптырашта. Моңлы җырлар белән шаккаттырып булмый, шоу көтәләр. Тагын бер тапкыр талпынып карыйм да, булмаса кул селтим.

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев