Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды (+ клип)

Татар эстрадасының талантлы җырчысы Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Җырчыны бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде. - Дәрәҗәле исемгә лаек булуыма чиксез шатмын, күңелдәге хис-кичерешләрне аңлату мөмкин түгел. Минем өчен бу - мөһим вакыйга! Дәүләт җитәкчелегенә, тамашачыма, укытучым Венера Ахатовнага һәм, гомумән, мине...

Татар эстрадасының талантлы җырчысы Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Җырчыны бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

- Дәрәҗәле исемгә лаек булуыма чиксез шатмын, күңелдәге хис-кичерешләрне аңлату мөмкин түгел. Минем өчен бу - мөһим вакыйга! Дәүләт җитәкчелегенә, тамашачыма, укытучым Венера Ахатовнага һәм, гомумән, мине сәнгать өлкәсендә үстергән мөгаллимнәргә - барысына да зур рәхмәтләремне белдерәм! Киләчәктә дә тамашачымны яңа җырлар белән сөендерергә насыйп булсын, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Хәбибуллина.

Алсуның сәнгать дөньясына тәүге адымнары Флера Хөрмәтованың "Җәүһәр" ансамблендә җырлап, төрле чараларда катнашуы белән башланып китә. 18 яшендә ул композитор Оскар Усмановның җырлары белән халыкка таныла. "Ике ярда ике ялгыз" дип исемләнгән җыентыгы исә нибары бер атна эчендә иҗат ителә. Бүгенге көндә Алсу Хәбибуллина Казан дәүләт мәдәният институтының соло җырлау кафедрасында өлкән укытучысы булып эшли.

Алсуны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез!

Эльвира Шакирова

Интертат

Сезнең игътибарга Алсу Хәбибуллинаның бер клибын тәкъдим итәбез. Җырчының тавышы матур, көчле, җыр һәм клипның сюжеты мәгънәле:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев