Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Алсу: «Хәерле кич, Казан» (видео)

Казанның ун мең кеше сыйдырышлы «Татнефть Арена» сәхнәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова-Сафинаның концерты булды. Ул «Не Молчи!» дип аталган яңа концерт программасын тәкъдим итте.

20 еллык иҗат эшчәнлеге дәвамында якташыбыз шулай ук Мәскәүдә  һәм Санкт-Петербургта концертлар бирәчәк.
Алсуның Татнефть-Арена»да тәүге тапкыр концерт бирүе. Һәм ул чыгышын да казанлылар белән татарча исәнләшүдән башлап,  тамашачыларына татарча җырын да бүләк итте. Нур өстенә нур булып, Сәфинә белән Микелла да чыгыш ясады.
Җырчы үзенең әңгәмәләрендә: «Бүген миңа татар телен белү җитми», – дип белдергән иде. Сәфинә белән Микелла инглиз телен камил дәрәҗәдә беләләр. Моннан тыш, француз, испан, кытай телләрен дә өйрәнәләр икән. Кем белә, бәлкем, кызлар да киләчәктә татарча җырлар. Һәрхәлдә, «Җан тартмаса да, кан тарта», – диләр бит.
Концерттан соң инстаграм тасмасында татарча видеолар пәйда булды.  Сезгә дә әлеге видеоязманы тәкъдим итәбез.
Г.Гыймадиева

http://sahne.ru/

Фото: скриншот инстаграм

 
 
 
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X