Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Алсуны кызына "Голос. Дети"да җиңүне сатып алуда гаеплиләр

Беренче каналда 26 апрель кичендә "Голос. Дети" проектының алтынчы сезоны зур шау-шу, ризасызлык белән төгәлләнде. Җырчы Алсу Сафинаның кызы Микелла Абрамованың җиңүенә каршы килеп тамашачылар интернетта дәррәү күтәрелде. Тамашачылар Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелланың җиңүен акчага сатып алынган дип бара.

Шуңа күрә тамашачылар интернетта гауга күтәргәч Беренче канал җитәкчелеге онлайн тавыш бирүне тикшереп, беркетмәсен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды. Телефоннан шалтырату системасы аша Микелла Абрамова 36 428 шалтырату җыйган. Бу 92% тавыш дигән сүз. Валерий Кузаков өчен 1097 кеше шалтыратса, Ержан Максим өчен 2168 кеше тавыш биргән. SMS аша тавыш бирүдә Микелла 53% тавыш җыйган. Финал да, суперфинал да бер кичтә уза. Тавышларны шалтырату булса да, смс булып килсә дә, барысын да бергә чутлыйлар. Һәм нигә болай аерып санаганнарын, Микелла Абрамова өчен "аномаль" санлы шалтыратуларның каян килгәнен беркем аңлатмаган.

"Голос. Дети" проектына 1 миллион сум акча һәм сингл яздыру өчен сертификат оту өчен көрәшкә тугыз бала килгән иде. Суперфиналга өч бала: Валерий Кузаков, Ержан Максим һәм Микелла Абрамова чыкты. Тапшыруны күзәтеп баручылар фикеренчә, шулар арасыннан көчле тавышы, таланты белән аерылып торган ике малайның берсе җиңәргә тиеш иде.

Жюри әгъзасы Валерий Меладзе да үзенең шәкерте җиңә алмаганга "күңелдә төер калды" дигән. Хәтта шәкерте Микелланың җиңүенә остазы Светлана Лобода да риза булмыйча, күпкә талантлырак шәкертләре Нино Чеснер һәм  Роберт Багратянның фото астына йөрәк сурәте куеп пост язган. Янәсе, алар җиңүгә күбрәк лаек иде.

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Микелла Абрамова өчен тавыш бирергә өндәп, рус эстрадасы җырчылары да инстаграмга язган булганнар. Наташа Королёва, Михаил Задорин, Юлия Ковальчук "яраткан конкурсантым өчен тавыш бирегез" дип язган постлары өчен ачулы тамашачылар шулай ук ташлар яудыра.

 

Имеш-мимешләргә караганда, Микеланың әтисе банкир Ян Абрамов үзенең хезмәткәрләренә кызы өчен тавыш бирергә кушкан. Бу хакта һәм Алсуның гаиләсенә төрле гаепләү сүзләре, гаделсезлектә, җиңүне акчага сатып алуда гаепләп, хәтта хурлап инстаграмда комментарийларда язалар. Алсу үзенең инстаграм битендә яңа чыккан постларына комментарийлар язып булмаслык итеп чик куйса да, элек чыккан язмалары астына халык ризасызлыгын күрсәтеп, ни уйлаганын барыбер яза бирә.

Әлегә бу гаугалы хәлгә карата Алсу тарафыннан бернинди аңлатма, комментарий ишетелми. Шулай да бик күп артистлар фикерләрен язалар, күбесе гаделсезлекне таный. Шуларның берсе Максим Галкин: "Мин Казахстан малае Ержан Максим җиңәр дип көткән идем. Кабатланмас, табигый тавышлы бу җырчы малайның төшеп калуы бик сәер күренеш. Үз балаларымны беркайчан да мондый конкурсларда катнаштырмаячакмын, гаделсезлек күңелне бик яралый", - дигән. Моннан Алсуның репутациясенә зыян киләчәгендә дә шиге юк Максимның.

Фото: скриншот

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев