Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Артистлар мәктәптә ничек укыган?

Бүген Россиядә Халыкара Укытучы көне билгеләп үтелә. Укытучы - дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Татар эстрадасы артистлары беренче укытучыларын хәтерлиме, мәктәптә ничек укыганнар икән? Бу хакта Intertat.ru...

Бүген Россиядә Халыкара Укытучы көне билгеләп үтелә. Укытучы - дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Татар эстрадасы артистлары беренче укытучыларын хәтерлиме, мәктәптә ничек укыганнар икән? Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесе үзләреннән сорашты.

Булат Нигъмәтуллин: Беренче укытучым - Сәрия апа. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, исән-сау. Күптән күрешкәнебез юк. Үзем мәктәптә әйбәт укыдым: "4"ле һәм "5"ле билгеләренә.

Зәйнәб Фәрхетдинова: Минем беренче укытучым икәү. Укырга керүем дә бик кызыклы булды. Мин Ташкент өлкәсендәге Красногорск шәһәренең рус мәктәбендә укый башладым. Кая анда кемнеңдер исемен истә калдыру?! Үземнекен көчкә әйтә идем! Бик зур тырышлык белән сынаулар үтеп, беренче сыйныфны тәмамлагач, мине кире авылга кайтардылар. Анда укытучым Мәгъфия апа каршы алды. Беренче укытучым күптән юк инде. Ә 4нче сыйныфтан 10нчыга кадәр Хәдия апа җитәкләде. Ул, Аллага шөкер, исән, хәлен белеп торабыз, очрашканыбыз бар. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыдым. Читтә укып алуым бушка китмәде, рус телен үзләштерүдә ярдәм итте.

Салават Миңнеханов: Беренче укытучым Зөлфия Абдулловна исемле. Мәктәпкә бик еш керәм, укытучыларым белән аралашам. Кайбер бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга да туры килә. Хәзер анда Хәйруллин Ленар Хабибуллович исемле яшь һәм өметле егет директор булып эшли. Без аның белән бик дус, тату мөнәсәбәтләрдә. Үзем мәктәптә яхшы укыдым. Начар билгеләр дә булгалады, аның өчен әти-әнине мәктәпкә чакыргаладылар.

Гүзәл Идрисова: Беренче сыйныфка рус мәктәбенә бардым, аннары татар гимназиясенә күчтем. Рус мәктәбендә татар телен укыткан укытучымны хәтерлим. Азия Гатиевна Чаллыдан Казанга телевидениегә, 8 март уңаеннан татар телендә шигырь сөйләргә алып барды. Ул чакта үземне бик бәхетле итеп хис иттем. Татар гимназиясендәге укытучым Дания Гарифовна исемле иде. Ул бүгенге көндә исән-сау, лаеклы ялда. Бик таләпчән булды. Музыкадан Талия Раисовна укытты. Мин һәрвакыт аның кебек булырга хыялландым. Дәресләрне мавыктыргыч итеп алып баруы ошый иде. Чаллыда яшәгәндә аның белән кунакка йөрештек. Гомумән, гимназиядәге укытучыларның барысы да диярлек олы яшьтә иде, укучыларны элекке заман буенча тәрбияләделәр. Мәктәптә яхшы укыдым. Тормышымда зур урын алган, зур сәхнәгә юл ачкан тагын бер укытучым - остазым Луиза Ахмадулловна. Кызганычка каршы, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Кыяфәте белән Әлфия Авзаловага охшаган иде. Ул мине укытып кына калмады, Гөлдания Хәйруллина төркеменә дә урнаштырды. Гомерен музыкага багышлаган зур шәхес!

Мөнир Рахмаев: Беренче укытучым Марина Евгеньевна исемле иде. Аны бик яратып искә алам. Кызганычка каршы, ул вафат. Тормым иптәше дә, улы да, үзе дә кыска гомерле булдылар. Урыннары җәннәттә булсын... Мәктәптә әйбәт укыдым, 3леләр булмады. Алгебра фәненнән бераз "тарттылар", чөнки концертларда еш чыгыш ясагач, аны үзләштерергә вакыт калмый иде. Тарих, әдәбият кебек гуманир фәннәрне күбрәк яраттым.

Люция Мусина: Лениногорск районы Туктар Урдаласы авылында беренче сыйныфка укырга кердем. Безнең авылга тумышы белән Актаныш районыннан булган яшь, бик чибәр укытучы килде. Ул минем беренче укытучым Авзалова Ирина Назыймовна иде. Мин аны бик яратып, хөрмәт белән искә алам. Ирина апа белән күрешеп аралашып торабыз. Концертлар булса, ул мине чәчәккә күмә. Җыр өлкәсенә кереп китүемә дә Ирина апаның өлеше зур. Ул ансамбль оештырып безне биергә һәм җырларга өйрәтте. Мең рәхмәт аңа! Мин мәктәптә "4"ле, "5"ле билгеләренә генә укыдым. Мине укыткан барлык укытучыларны да бәйрәм белән кайнар котлыйм, зур рәхмәтләремне җиткерәм! Барлык укытучыларга авыр хезмәтләрендә сабырлык һәм түземлек телим!

Рамил Шарапов: Беренче укытучым - Айгөл апа. Бүгенге көндә Казанда күрше йортларда гына яшибез. Мәктәптә 3ле, 4ле билгеләренә укыдым. Мәктәптән 9нчы сыйныфны тәмамлагач киттем.



Гөлназ Сираева: Беренче укытучым - Иванова Светлана Ивановна. Биш ел тирәсе күргәнем юк үзен. Мәктәптә укырга бик ярата идем, отличница булдым. Каникул вакытында тизрәк уку башлансын дип, елаганым истә. Институтны да кызыл дипломга тәмамладым.

Илнар Сәйфиев: Тукай районы Биклән авылы мәктәбендә укыдым. Беренче укытучым - Әлфия Саитовна. Мәктәпне тәмамлап, шактый еллар узгач, Чаллыда күрешкән идек. Бик рәхмәтлемен үзенә. Гомумән алганда, әйбәт укыдым. Төрле чаклар булды, "өч"ле дә алып кайткаладым.



Алсу Фазлыева: Беренче укытучым Минһаҗева Гөлнара исемле. Аны 20 ел күргәнем юк инде. Ә 4 сыйныфтан алып безне Гөлнур Габделфәртовна җитәкләде. Ул - минем остазым, аның белән гел күрешеп торабыз. Немец теле укытучысы булса да, музыканы бик яратты. Хәтта сыйныфыбыз Зәйнәб Фәрхетдинова исемен йөртте. Җырга, тәрбиягә бик нык басым ясады.

Рамил Закиров: Беренче укытучым Дания Яхъивна исемле. Башлангыч сыйныфларда бишлеләргә генә укыдым.

Алинә Сафиуллина: Беренче укытучым Сания апа исемле иде. Хәзер инде вафат, урыны оҗмахта булсын! Бик тыныч холыклы кеше иде. Сыйныфта 4әү генә идек, бик яхшы укыдык.

Рәсим Фасыйхов: Беренче укытучым Зиннәтуллина Миләүшә Мансуровна иде. Башлангычта юньләп укырга теләк булмады. Үсә төшкәч, инглиз теле керә башлагач кына укуга карата мәхәббәт уянды. Аны уяткан укытучы апаларыма рәхмәтлемен! Авылга кайткач, әти аркылы мәктәп турында кызыксынам, минем күңелле чагым шунда үтте бит. Йә булмаса үзем кереп чыгам. Безнең мәктәп олимпиадалар буенча гел беренче урыннарда иде. Кайбер укытучыларыбыз да президент бүләгенә лаеклы булды. Укытучыларны хәзер күрсәм, күңел тула, алар бит миңа күпме белем бирде, әти-әниләр кебек алар! Гомумән, мине кеше иткән укытучыларыма рәхмәт! Өч абыем, апам - белемнәре буенча укытучы. Нияз абыем бездә - физкультура, әти музыка укытты. Тормыш иптәшемнең әнисе дә - татар теле укытучысы. Аларны барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Раяз абый Арчада укыганда, практикага безнең мәктәпкә кайтты. Җырлый торган егетләрдән ансамбль оештырды. Шул чакта абыйның йогынтысы нык тәэсир итте, баянда уйнау, җырлау кебек әйберләргә өйрәнә башладым.

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез
Саулык теләп, зурлап дәшәбез.
Игелекле хезмәтегез өчен
Хөрмәт тоеп озак яшәгез!

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X