Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Артистлар ничә көн ураза тоткан?

Кичә бөтен дөньяда Гает бәйрәме булды. Бер ай буе милләттәшләребез, шул исәптән эстраданың кайбер популяр артистлары да ураза тотты. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны кабул кылсын, рамазан ае савапларын күрергә язсын, Амин! Ландыш Нигъмәтҗанова: "Ай буе ук булмаса да, быел ураза тоттым. Беренче тапкыр түгел, алдагы елларда да тотканым булды, Аллага...

Кичә бөтен дөньяда Гает бәйрәме булды. Бер ай буе милләттәшләребез, шул исәптән эстраданың кайбер популяр артистлары да ураза тотты. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны кабул кылсын, рамазан ае савапларын күрергә язсын, Амин!

Ландыш Нигъмәтҗанова: "Ай буе ук булмаса да, быел ураза тоттым. Беренче тапкыр түгел, алдагы елларда да тотканым булды, Аллага шөкер".

ИлГәрәй: "Быел ураза тотып булмады, кызганыч. Тормыш иптәшем бала имезә, төпчек кызыбызга 1 генә яшь әле. Ә мин 2010 елда үт куыгын алдырдым, таш таптылар. Шуңа күрә 4 сәгать саен бераз ашап торырга кирәк. Алла боерса, ныгыгач тотарбыз, исәнлек кенә булсын!"

Лилия Муллагалиева: "7 июльдә кечкенә улыбыз Ильяска 2 ай була, Алла теләсә. Аны имезгәч, ураза тота алмадым. Әмма башка елларда тотканым булды".

Илсөя Бәдретдинова: "Гел юлда йөрү сәбәпле, ураза тота алмадым. Туганнарыма килгәндә, авылда апаның кызы тотты. Олы апам шеф-повар булып эшли, ризыкны кабып карамыйча кешегә бирә алмый, уртанчы апам чирли, әти урын өстендә. Ләкин киләсе елларда тотарга исәп бар, Алла боерса".

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Минем дә, Зөфәрнең дә күп еллар элек үк ураза тотканыбыз булды. Быел бер генә атна тота алдым, башка мөмкинлегем булмады. Монысына да бик шатландым, Аллага шөкер! Уразаны тотсаң, бөтен кануннарына туры китереп тотарга кирәктер дип уйлыйм".

Рәсим Фасыйхов: "Мин инде икенче ел ураза тотам. Армиядә шулай ук 3 көн тоткан идем. Быел әтием, җизни, хәтта минем тормыш иптәшем дә ураза тотты, Аллага шөкер!"

Рамил Закиров: "Мин өченче ел рәттән, ә бертуган апам ел да ураза тота. Ай буе булмаса да, атна-ун көн тоттым, Аллага шөкер".

ИлСаф: "Уразаны тулысынча тоттым дисәм дә була. Бер генә көне калды, Белорусиянең Минск шәһәренә Сабан туенда катнашырга туры килде. Анда сәхәр ашау мөмкинлеге булмады. Әмма тотып бетерәчәкмен, Алла теләсә. Уразаны шактый күптән, якынча ун еллап тотам".

Илдар Әхмәтов: "Карт әби тота иде, аның да сәламәтлеге какшады хәзер. Үземнең тотасы килеп йөри, кереп китеп булмый. Быел печән эше дә каты булды".

Гүзәл Уразова: "Беренче елым гына түгел, башка елларда да ураза тотканым булды. Ел да мөмкин кадәр тотарга тырышам".


Салават Миңнеханов: "5 еллап инде ураза тотам, Аллага шөкер. Гүзәлемнең уразага кергәне юк, әмма әкренләп моңа таба килә, киенү рәвешен дә үзгәртә башлады. Быел Азнакай шәһәрендә Гүзәлемнең әнисе белән ифтар уздырдык. Барлык кылган эшләребез кабул булсын, Амин!"

Ринат Рахматуллин: "Гаиләбездә әнкәйдән кала ураза тотучылар булмады. Әнкәй дә олыгайды инде хәзер. Кызганыч, үзебез ураза тотмадык".

Алсу Фазлыева: "Азат быел ун көнгә якын тотты, мин бер генә көн ураза тота алдым. Балаларга ашарга әзерләп торгач, җае чыкмады. Әмма ураза тоту миңа ошады, киләсе елларда күбрәк тотып карарга исәп, Алла теләсә".

Люция Мусина: "Узган елларда ураза тота идем, быел, кызганычка каршы, бер көн дә тотып булмады".

Айрат Ильясов: "Тормыш иптәшем Ләйсән - 3 көн, ә мин ай уртасына кадәр ураза тоттым. Юлда булу сәбәпле, берничә көнем калды. Мин быел беренче тапкыр уразада булдым. Хәер, балачакта да тотканым исемдә".

Зөлфәт Фәхретдинов: "Әни берничә көн ураза тотты. Тормыш иптәшем бала ашата, шуңа күрә әлегә тота алмый. Мин исә отпускта авылда өй ремонтлап йөрдем".


Нияз Җәләлов: "Өч ел дәвамында бер көн калдырмыйча ураза тотам, Аллага шөкер".

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X