Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Асылъярның кызы туды!

6 май көнне эстраданың талантлы җырчысы Асылъяр 3 яшьлек улы Әмиргә сеңелкәш алып кайткан. Ул 7 майда өченче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева белән бер үк бала тудыру йортында - Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ята. Җырчы кызлар күрешеп тә алганнар. Асылъяр шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый, шулай да...

6 май көнне эстраданың талантлы җырчысы Асылъяр 3 яшьлек улы Әмиргә сеңелкәш алып кайткан. Ул 7 майда өченче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева белән бер үк бала тудыру йортында - Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ята. Җырчы кызлар күрешеп тә алганнар.

Асылъяр шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый, шулай да Intertat.ru хәбәрчесе белән аралашудан баш тартмады. Баланың да, Асылъярның да хәлләре яхшы. Җырчы әйтүенчә, сабыйга нинди исем кушачаклары әлегә билгеле түгел, вариантлар берничә. "Иң мөһиме - балаларыбыз исән-сау булсын, игелекле булып үссен", - диде Асылъяр.

Асылъярны чын күңелдән кызы тууы белән тәбриклибез, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телибез!

Эльвира Шакирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев