Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Айдар Галимов русча татарча җырлаган кебек җырлый (гаҗәеп кызык)

Татарстанның Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов күптән түгел яңа бер русча җыр яздыпып клип төшергән. Әлеге җырында Айдар Галимов шиханнарны саклау проблемасы турында җырлый. Җыр «Не взрывай» дип атала. Айдар абый белән бергә бу клипта атаклы башкорт курайчысы Роберт Юлдашев та катнаша.

Клипның видеосы искитмәле, анда Шаһтау тавы пейзажларын төшергәннәр…

Мәгълүм булуынча, Стәрлетамак каласындагы Башкортстан сода компаниясе үзенең башлангыч продукциясен 1945 елда җитештерелә башлый. Шундый шиханнар шартлатыла, тау урынында тирән чокыр гына торып калган — шундый таулырның берсе — Шәкетау.

Шәкетауның язмышы башка шиханнарга да кабатлануы бар. Башкортстанда аларны саклау буенча киң компания җәелдерелгән. Шәкетауның юк итү табигатькә вәхшиләрчә караш булуының мисалы. Башкортстанда шиханнар белән бәйле проблема Айдар Галимовны да битараф калдырмаган. Шуңа күрә ул шиханнарны промышленный масштабта куллануга каршы җыр язган.

Җыр шунсы белән дә кызыклы, Айдар Галимов бу җырны русча җырласа да, татарча җыр тыңлаган кебек хис туа. Салават абый әтмешли, по татарски  вот так петь нужно.

Ә сез әле бу видеоклины карап өлгердегезме?

Фото: скриншот

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев