Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Айдар Галимов тормышында мөһим вакыйга булды!

Татарстанның халык артисты Айдар Галимов дәү әти булды! Җырчының кызы Гүзәл 11 май көнне иртәнге якта кыз бала тапкан. Нарасыйның авырлыгы - 3540 грамм, буе - 50 см. - Оныгым дөньяга килү - тормышыбызның яңа этабы, илһамы. Дәү әти булу бик рәхәт икән. Башка дәрәҗәле исемнәрем арткы планга күчкән сыман....

Татарстанның халык артисты Айдар Галимов дәү әти булды! Җырчының кызы Гүзәл 11 май көнне иртәнге якта кыз бала тапкан. Нарасыйның авырлыгы - 3540 грамм, буе - 50 см.

- Оныгым дөньяга килү - тормышыбызның яңа этабы, илһамы. Дәү әти булу бик рәхәт икән. Башка дәрәҗәле исемнәрем арткы планга күчкән сыман. Әлегә Гүзәл бала белән Уфада бездә яшәп торачак. Аннан соң алар Мәскәүгә китәчәк, - дип сөйләгән Айдар Галимов Woman's Daу сайтына.

Балага инде исем дә сайлап куйганнар. Әхмәдишиннар кызларына Сафия дип исем кушарга ниятли. Сафия - гарәпчә тыныч, чиста, яхшы дус дигәнне аңлата.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев