Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Айдар Хафизов яңадан өйләнә?

Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз 27 ноябрь көнне Камал театры сәхнәсендә узачак 75 яшьлек юбилей кичәсенә чакырып кала. Аның актер, педагог, режиссер буларак иҗат эшчәнлеге ярты гасырга сузыла.

Камал театрына ул эшкә 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлап килә. Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә башкарган беренче роле Сәйярне тамашачы бик җылы кабул итә.

Юбилей кичәсенең сценарие авторы Илгизәр Мөхәммәтгалиев белән  режиссер-куючы Радик Бариев тамашаның беренче өлешен Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле буенча әзерли. 2017 елның 7 апрелендә Фәрид Бикчәнтәев тарафыннан сәхнәләштергән әлеге әсәр «Алтын Битлек» милли театр премиясенең лонг-листына кергән иде. Юбилейда исә телекүпер геройлары – Айдар Хафиз уйнаган персонажлар, балалары һәм оныклары.

Чараның икенче өлеше Хафизовларның «алтын туй»ларына багышлана. Бу күркәм гаиләне котларга ЗАГС хезмәткәрләре киләчәк. Кунаклар арасында шулай ук язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, республикабыз җитәкчеләре дә бар.

Фото:http://www.kzntm.ru/Донина Лариса Николаевна

http://idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев