Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Айгөл Рәхимова татар эстрадасыннан канәгать түгел

Игътибар иткәнсездер, соңгы вакытта Айгөл Рәхимованың чыгышлары сирәгәйде, яңа җырлары яңгырамый, яңа клиплары да күренми. Кайберәүләр "Айгөл иҗатны ташлаган", дип тә сөйләнә башлады. Intertat.ru укучылар бу хакта кызыксынып безнең белән элемтәгә керде: "Айгөл Рәхимова яраткан тамашачысын кайчан яңа җырлары белән сөендерәчәк?" - Яңа җырлар да, клиплар да булачак. Әмма хәзер...

Игътибар иткәнсездер, соңгы вакытта Айгөл Рәхимованың чыгышлары сирәгәйде, яңа җырлары яңгырамый, яңа клиплары да күренми. Кайберәүләр "Айгөл иҗатны ташлаган", дип тә сөйләнә башлады. Intertat.ru укучылар бу хакта кызыксынып безнең белән элемтәгә керде: "Айгөл Рәхимова яраткан тамашачысын кайчан яңа җырлары белән сөендерәчәк?"

- Яңа җырлар да, клиплар да булачак. Әмма хәзер үк түгел. Бүгенге көндә сыйфатлы җырлар иҗат итү белән шөгыльләнәм. Икенче җыентыгым өстендә эшли башладым. Анда минем тарафтан сайлап алынган иң яхшы җырлар гына тупланыр дип көтелә.

- Айгөл, татар эстрадасы турында төрле фикерләр ишетелә. Күбесе эстраданың бүгенге халәтеннән канәгать түгел. Син моның белән килешәсеңме?

- Әлбәттә, килешәм. Шәхсән үзем халыкка "чүп-чар" тәкъдим итмәс өчен җырларны уйлап сайлыйм, шуңа да алар бик сирәк иҗат ителә. Клипны да инде 5 ел төшергәнем юк. Сан артыннан кумыйм, минем өчен иң мөһиме - җырның сыйфаты.

- Шушы көннәрдә генә социаль челтәрләрдән фотоларыңны алып ташладың. Сәбәбе нидә? Күз тиюгә ышанасыңмы?

- Сәбәпләрен әйтеп тормыйм... Ә күз тиюгә бик ышанам. Берара төнлә начар йоклый башлаган идем. Хәзер, Аллага шөкер, тынычландым. Кесәмдә дә, сумкада да үзем белән гел догалар йөртәм.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев