Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Азат Абитов: “Тиздән операция ясатам. Болай дәвам итсә, концертлар өзелергә мөмкин”

Җырчы Азат Абитов "Инстаграм" битенә: "Бүтән уйный алмыйм. Йөрәгемнән өзеп бирәм. Кемгә кирәк?" дип, бутсыларын (махсус футбол уйнау өчен аяк киеме) фотога төшереп урнаштырды һәм күп кенә тамашачыларын куркуга салды. Азат күптән түгел "Акчарлак"ка биргән интервьюсында күп еллар профессиональ футбол белән шөгыльләнүе, хәтта "Рубин" футбол командасына да чакырылуы турында сөйләгән...

Җырчы Азат Абитов "Инстаграм" битенә: "Бүтән уйный алмыйм. Йөрәгемнән өзеп бирәм. Кемгә кирәк?" дип, бутсыларын (махсус футбол уйнау өчен аяк киеме) фотога төшереп урнаштырды һәм күп кенә тамашачыларын куркуга салды.

Азат күптән түгел "Акчарлак"ка биргән интервьюсында күп еллар профессиональ футбол белән шөгыльләнүе, хәтта "Рубин" футбол командасына да чакырылуы турында сөйләгән иде. Ләкин 11 класста укыганда тезендәге сеңерләре өзелеп, биш ел уйнамыйча тора ул. "2016 елда кабат футболга йөри башладым. Күп кенә артистлар белән җыелышып, атнага ике көн футбол уйныйбыз", - дигән иде җырчы.

Ә бу юлы ни булган? Җырчының үзе белән элемтәгә кердек.

- 1-2 атна элек икенче аягым белән шул ук хәл булды. Бик нык теләсәм дә хәзер футбол уйный алмыйм, тезем ирек бирми. Алай гына түгел, башка гади күнегүләр дә эшли алмыйм әле. Урынымда сикерсәм, дөрес басмасам да аягым бик каты авырта башлый. Шулай итеп футбол карьерасына нокта куелды.

- Ә музыкаль карьераңа зыян килергә мөмкинме?

- Алда "Вагаповфест йолдызлары" концертлары... Әгәр мин уйнавымны дәвам итсәм, концертлар өзелергә мөмкин. Менә тиздән аягыма операция ясатырга уйлап торам. Март аенда узачак концертларыма зыян килмәс дип уйлыйм. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге "травма" алай ук куркыныч түгел. Курыкмагыз, яшим әле! Хәзер үземне тулаем иҗатка багышлый алачакмын.

Румия Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев