Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Балаксыз чалбар, алсу пижама, чәчәкле халат төсле пиджак... Татар сәхнәсендә сәер киемнәр хит-парады - 2017

Автор: Эльвира ШАКИРОВА Артистлар тамашачыны үзенчәлекле киемнәр белән шаккаттырмакчы. Кием күп "чәйнәлсә", димәк, җырчы морадына ирешкән санала, күрәсең. 2017 ел татар эстрадасы сәхнәсендәге иң сәер киемнәрне барлыйбыз. Элвин Грейның алсу пижамасы Радик Юльякшин (Элвин Грей): "Мәктәптә укыганда, мин ак күлмәк һәм галстуктан гына йөри идем. Ләкин берничә ел элек, ягъни...

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Артистлар тамашачыны үзенчәлекле киемнәр белән шаккаттырмакчы. Кием күп "чәйнәлсә", димәк, җырчы морадына ирешкән санала, күрәсең. 2017 ел татар эстрадасы сәхнәсендәге иң сәер киемнәрне барлыйбыз.

Элвин Грейның алсу пижамасы

Радик Юльякшин (Элвин Грей): "Мәктәптә укыганда, мин ак күлмәк һәм галстуктан гына йөри идем. Ләкин берничә ел элек, ягъни Элвин Грей образы өстендә эшләгәндә, дизайнерлар әлеге киемнәрне тәкъдим итте. Мин каршы килдем, болай киенергә теләмәдем. Ярты ел буе шушыны кияргә күндерделәр. Бервакыт гастрольләр алдыннан ризалаштым. Бу - Элвин Грейның образы! Ләкин нинди генә сәер киемнән булсам да, шуны белегез - мин нормальный пацан!"

Ландыш Нигъмәтҗанованың бер балаксыз чалбары

Ландыш Нигъмәтҗанова: "Костюм - стилистлар идеясе. Үземә бик ошады, бернинди начар ягын да күрмим. Бер балагы булмаса ни? Ул миңа да, минем җырыма да туры килә.

Безнең татар артистларының бер проблемасы бар: "Кеше ни уйлар икән?" - дип куркалар. Кеше нәрсә уйлар икән, дип, куркып сәхнәгә мескен күлмәк киеп чыга артистлар. Шуңа безнең татар эстрадасының дәрәҗәсе түбән. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Кызганыч, без менә шул кешеләр фикере белән йөрергә мәҗбүр.

Минем бер җирем дә күренми, шуңа да карамастан, халык сөйли. "Татар җыры бит бу", - диләр. Эстрада - шоу бизнес ул. Барлык артистлар да төрле булырга тиеш. Бер кеше начар фикер язса, башкалар да аңа иярә. Бәлки, кешенең үз фикере юктыр?

Ә кайберәүләр бөтенләй тәрбиясез. Хәтта өлкән яшьтәге ханымнар да теләсә нәрсә яза. Әгәр әти-әниләре кешене мыскыл итеп, белгәнен дә, белмәгәнен дә яза икән, аларның балалары да тәртипсез, рәхимсез булып үсә, җәмәгать. Аннары "Бу балалар нигә мондый әшәке?" - дип аптырыйлар. Безне әти-әни кечкенәдән кеше белән сөйләшергә, аралашырга өйрәтте. Әнинең кешене мыскыл итүен, кеше сөйләвен беркайчан да ишетмәдем!"

Илназ Баһның шау чәчәкле кәчтүме

Илназ Баһ: «Бездә кеше бөтен нәрсәдән гаеп табарга ярата инде. Артист бит ул аерылып торырга тиеш! Кемдер моңлы тавышы, кемдер җырның аранжировкасы, кемдер сәхнә бизәлеше белән истә кала. Мин исә менә шундый үзенчәлекле кием сайлау ягын карадым. Игътибар итсәгез, татар эстрадасындагы ирләр бертөрлерәк киенә. Ә минем башкаларга охшыйсым килми! Кайсы ягым белән булса да тамашачыда кызыксыну уятканмын икән, бу начар әйбер түгел. Җырчыларның сәхнәгә ярымшәрә килеш чыгучылары да бар! Минем әлеге костюм исә "Килче, кил, тотып кара!" дип исемләнгән җыр өчен махсус тегелде. Ул җырда русча мотивлар яңгырый, костюмда да рус орнаментлары өстенлек итә. Шул рәвешле без шаян җырга туры килә торган җиңел, язгы образ тудырырга уйладык».

Илназ Баһның бу киеме социаль челтәр кулланучыларының күңеленә хуш килде. "Бәтәч, бу лайкка лаек" төркеме тиз арада менә шушындый постер да ясап куйды, ул күп перепостлар исәбенә интернетта таралды:

Байракка төренгән Уразова белән Хәкимов

Гүзәл Уразова: "Республикабыз белән горурланабыз, бу хисләрне әлеге образ аша җиткерергә теләдек. Ерак төбәкләрдә йөргәндә дә без һәрвакыт татар телен, татар милләтен, халкыбызның гореф-гадәтләрен ярату һәм саклауның мөһимлеген аңлатырга тырышабыз".

Фазлыевларның киез итекләре

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: "Быел "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясендә "Байлар Сәрдегәнем" җыры белән чыгыш ясаганда, аягыбызга киез итекләр киеп чыктык. Ләкин моның хикмәте бар. Байлар Сәрдегәне авылында итек басалар. Шулай итеп, бу авыл халкы безгә җыр да, итек тә бүләк итте. Киез итек белән моңа кадәр үзебезнең концертта чыгыш ясаган идек".

"Ашыгыч ярдәм" табиблары кәчтүмнәре белән рухланган Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем: "Костюмның төсен Гүзәлем сайлады. Төсләрне сайлагач, костюмның дизайнын уйладык. Ул берничә айдан соң елның иң актуаль төсе булачак. Ел саен берәр төс модада була бит, ә быел шушы әфлисун төсе модага керәчәк. Шуңа игътибар иттек, ил күләмендә танылган кешеләрнең дә өс киеме шушы төстә икән. Аларга охшатып сайламадык, әлбәттә, шулай килеп чыкты. Кайбер костюмнарны тектерәбез дә, алар бер тапкыр да киелмичә, шкафта эленеп кала. Унбишләп костюм бар, без аларны талантлы егетләргә, кызларга бүләк итеп бирер идек".

Спортзалдан туры "Татар җыры"на килгән Лилия Хәйруллина

Лилия Хәйруллина: "Мин бик канәгать, чөнки, ниһаять, үзем тойган хисләрне, үз фикеремне җиткерә алдым. Аңлаган кеше аңлагандыр, аңламаганы - юк. Дөнья алга бара һәм һәрнәрсә үзгәрә. Әлбәттә, "Татар җыры" халык җырлары белән үз урынында калачак. Ләкин без - эстрада артистлары, ә без төрле. Минемчә, бу стильнең дә эстрадада булырга хакы бар. Әйе, мин кеды, чалбар киеп чыктым. Бу - татар эстрадасы өчен стандарт булмаган әйбер. Әмма мин закон бозмадым, бары үз фикеремне генә белдердем. Бу юнәлешне аңлаучы, көтеп алучы яшьләр бар. Минем өчен иң мөһиме - моны "Татар җыры"н оештыручылар һәм Президентыбыз ошатты".

#Потатарскитакпетьнельзя футболкалы Исмаил

Танылган музыкант Альберт Исмаилның Салават Фәтхетдинов сурәте төшерелгән футболкасы да зур шау-шу уятты. Вампир рәвешендә ясалган Салаватның рәсеме астында #потатарскитакпетьнельзя хэштегы төшерелгән иде. Хәтерләсәгез, Салават Элвин Грейның җырлау алымына карата "По-татарски так петь нельзя!" дигән шелтә белдергән иде. Альберт бу трендны тотып алды: әлеге футболкасын Радик Юльякшин белән эшләнгәндә, аның концертында сәхнәгә киеп чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев