Теләче Информ

Балаларга җенси тәрбияне ничек бирергә?

Россия халкының 60 проценты мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләре укыту яклы. Илкүләм иҗтимагый фикер өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шуннан гыйбарәт. Элегрәк Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова да шундыйрак фикер җиткергән иде. Мәгариф министры Ольга Васильева әйтүенчә, бу мәсьәләләр хакында гаиләдә сөйләшергә тиешләр. Ничек уйлыйсыз, балаларга җенси тәрбияне ничек бирергә?

Гөлназ Сәфәрова, алып баручы:

  – Чит илләрдә бу темага бернинди кыенлыксыз сөйләшсәләр дә, бездә тыйнаклык саклана. Без­нең өйдә ул темаларга ачык­тан-ачык сөйләшенми иде. Әни безне үзенчә тәрбияләде. Җенси тәрбия турында сөйләшү – минем өчен оялчан тема. Болай эшлә, тегеләй эшлә, димәделәр. Әни, җайлап кына,  сүз иярә сүз чыгып, өйрәтеп җи­бәрә иде. Улыма – җиде яшь. Әле берни дә сөйләшкәнебез юк. Әмма ул әллә ниләр ишетеп кайта. Кайчак аптырап та китәбез.

Сәлимә Хөсәенова, абыстай:

 – Балаларга бу хакта 10 яшьтә сөйли башларга кирәк. Аеруча кызлар иртә өлгерә. Мәчеттә укытканда, җенси тәрбия турында вә­газь­ләр сөйләп, балаларның кайбер сорауларына җавап бирә идем. Югый­сә бу хакта өйдә әни белән сөйләшергә тиешләр. Үз балаларымны да гел өйрәтеп тордым. Хә­зер аеруча тәрбия җитми. Дөнья­ны бозыклык басты. Әгәр һәр гаиләдә бу хакта аңлатып сөйләүче булса, абортлар саны кимер, ятимнәр артмас иде. Бала җенси тәрбияне интернеттан тү­гел, үз гаиләсеннән алырга тиеш.

Гөлнара Вәлиуллина, табибә:

– Ике кыз үстерәм. Элек безгә әни берни сөйләми иде. Авыл кешесенең башка проблемалары да җитәрлек булгандыр инде. Әм­ма мин кызларым белән җенси тәр­бия турында рәхәтләнеп сөй­лә­шәм. Бөтен әйберләрне дә аңлатып бирәм. Үзләре дә сораулары булса, килеп сорыйлар. Оялу дигән нәрсә юк. Үземне дөрес эшлим дип уйлыйм. Балалар андый теманы урам­нан ишетеп кайтырга тиеш түгел.

Айгөл Вафиева, сексолог, психолог:

Реклама

– Җенси тәрбия мәсьәләсе турында әти-әниләрнең күбесе ничек сөйләшергә белми аптырый. Бигрәк тә үзләренә үсмер чакта аңлатмаганнарга бу хакта сүз кузгату   авыр.   Миңа гомосексуальлек­кә кагылышлы сорауларны еш би­рәләр.  Бу мәсьәләдә толерант булыргамы, әллә  каршы килергәме? Дөресен әйткәндә, бу хакта әле пси­холог, белгечләр дә билгеле бер фикергә килә алмый.  Миңа калса, җенси тәрбия өчен гаилә җа­вап бирә. Гаиләдә аңлата алмаганда, психологларга мөрәҗәгать итәр­гә киңәш итәм. Әти-әниләр өчен ликбезлар үткәрергә кирәк дип саныйм. Менә шуннан соң алар җенси тәр­бия хакында ул-кызла­рына аңлата алачаклар.

Зәринә Сафина, ике бала анасы:

– Бер көнне улымның сыйныф җитәкчесе шалтырата. Айзатыгыз белән сыйныфтагы Рания арасында гыйшык уты кабынган, ди. Бер-берсеннән аерыла алмыйлар. Урамда да җитәкләшеп йөриләр икән. Берүк ялгыш эшләр кылмасыннар, җенси тәрбия  турында аңлатыгыз, ди.  Сез биология укытучысы булгач, аңлатырга җайлы­рак булмасмы икән, дигән булам. Дәрестә ул темаларны өйрәнәбез дисә дә, ике гашыйкны утыртып сөйләшергә вәгъдә итмәде. Әле дә сүз башларга читенсенеп йөрим. Бер көнне тире табибына бассейнга йөрергә дип белешмә сорап барган идек, сифилиска да кан анализы бирдертте. Менә шул чакта, әллә табибтан җенси тәрбия турында аңлатуны сорыйммы икән, дип тә уйлаган идем, батырчылык итмәдем. Танышларым, хәзер балалар туганда ук институт бетереп туа, борчылма,  үзләренә кирәген беләләр, дип тынычландыра. Әмма күңел тыныч түгел шул. Кызлар хәзер малайларга үзләре сыланырга гына тора.  Шуңа күрә җенси тәрбия турында мәктәптә кече яшьтән үк  сөйләргә кирәк, минемчә.

Раилә Мөхәммәтшина, укытучы-методист:

– Мәктәптә  җенси тәрбияне аңлатуны теләсә кайсы укытучыга  йөкләп булмый. Әлеге белгеч укытучы да, шул ук вакытта табиб та булса бик яхшы. Укучылар яшьләргә дә бик ышанып бетми, олыракларга да ачылып бетми. Бу очракта тәҗрибә дә, уртак тел таба белү дә кирәк. Әмма мин бу теманы гаиләдә аңлату дөресрәк булыр дип уйлыйм. Чөнки әти-әниләр кечкенә чактан ук балаларына тәрбия, чисталык турында аңлата. Үсмерлек чорында, балам, егетләр, кызлар белән дус булырга кирәк, тик һәрнәрсәнең чиге бар, дию дөрес булыр. Ярамый дип  тыйган очракта, киресенчә, татып карау теләге туарга мөмкин. Үзең тәмәке тартып та, балаңа ярамый, дип әйтү дөрес түгел. Гаиләдә тәртип булганда,  балаңның күзенә карап сөйләшкәндә, андый проблемалар тумый. Алар үзләре ышанып киңәш сорап киләчәк.

http://vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: