Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Бүген легендар җырчы Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиевага 70 яшь

Бүген легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиевага 70 яшь тула! Гомер бәйрәме белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, иҗат уңышлары телибез. Җырчының яраткан тамашачыларына татар филармониясенең музее архивында сакланучы фотоларны тәкъдим итәбез.

Хәмдүнә Тимергалиева Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа.Ул 1970 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый. Зур профессиональ сәхнәгә чыкканчы, үзешчән сәнгатьтә катнаша, Борай мәдәният мәдәният сараенда,Тәтешле районында мәктәптә җыр укытучысы булып эшли.

1976 елда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эстрада бүлегенә эшкә килә. Җырчының иҗат юлы сәнгать осталары - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров,Татарстанның атказанган артисты Габдулла Рәхимкулов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов җитәкчелегендәге концерт группаларында башлана. Шул елларда ук ул татар халык җырларын яратып башкаруы белән аерылып тора.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшләү вакытында ул җыр репертуарын баетуга зур әһәмият бирә. Халык җырларын аның үзенә генә хас башкару осталыгы аны тамашачыларның яртакан җырчысы итеп таныта. Татар халык җырлары «Җомга», «Ялгыз каен», «Картуф», «Усы буйлары», «Әлмәлүк көе», «Галигә барам әле», «Эх, замана», «Тәтешле көе», «Эх, Мәдинә, Мөкәрәмә», «Борай», «Бибизәкә», «Безнең дуслар марилар» көйләрен беренче профессиональ башкаручы була. «Уф, йөрәгем», «Ах, җаным суларда», «Ак чук, зәңгәр шәл» кебек татар халык җырларына яңа төсмерләр өстәп, аларны тагын да үтемлерәк итә, бу җырлар тамашачылар һәм радиотыңлаучылар арасында зур популярлык казаналар.

Җырчы баян беләнме яки инструменталь ансамбль беләнме, ул аңа гына хас эстрада манерасында артистлык такты белән үзенең чыгышларын ясый. Х. Тимергалиева башкаруында һәрбер әсәр үзенә күрә бер образ, ул тыңлаучыларга җыр драматургиясенең иң нечкә нюансларын җиткерә. Бу бигрәк тә, «Сары чәчәк» (Р.Хәсәнов көе, Ф.Гәрәев сүз.) җырын башкарганда тоела.

 

Х. Тимергалиева халык җыр иҗатының һәм татар композиторларының әсәрләренең иң яхшы үрнәкләрен пропагандалый һәм халык арасында популярлаштыра. Һәрдаим иҗади эзләнүдә республиканың композиторлары, шагыйрьләре белән тыгыз элемтәдә булу җырчыга яңадан-яңа музыкаль әсәрләр табуга ярдәм итә.Татар һәм башкорт композиторы Р. Яхин, С. Садыйкова, Ф. Әхмәтов, З. Гыйбадуллин, Р. Хәсәнов, Ф. Хатыйпов, Л. Б.-Болгари, Р. Тимербаев, А. Якшембәтов, Ф. Мортазин, Р. Сәләхетдиновлар махсус аның өчен үз әсрләрен иҗат итәләр. «Кайту» ( Л.Б.Болгари), «Якты елга» (З. Гыйбадуллин), «Ак болан» (А.Хөсәенов), «Соңгы сөю» (Ф.Хатыйпов), «Туган якка кайтсам, тәрәзә кадакланган» (А.Нәбиев), «Биеп кал» (Ю. Үзәнбаев) һ.б. җырлар җырчы башкаруында татар эстрада сәнгатендә алтын фондына керделәр.

Соңгы елларда да ул Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясады. Филармония сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубы белән дә төрле чараларда әле дә еш катнаша.

2018 елның 8 октябрендә Татар дәүләт филармониясе скверында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның исемле чыршысы утыртылды.Җырчы үзенең юбилей кичәсен Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә октябрь аена үткәрергә планлаштыра.

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

https://vk.com/tatfilarmonia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X