Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Булат Браво: “Рус телендә иҗат итсәм дә, видеоларны татарлар турында төшерәм”

Бүген социаль челтәрләрдә уңышка ирешергә теләүче яшьләр шактый. Кемнәрдер кызыклы текстлар язып, матур фотолар урнаштырып игътибар яуларга тырыша, ә икенчеләре кызыклы видеолар төшерә. Булат Абдрахманов ("Булат Браво") та әнә шундыйлардан. Белешмә Туган елы: 17 декабрь, 1994 ел. Туган ягы: Балтач, Югары Субаш. Белеме: Казан аграр университеты, икътисад бүлеге. - Булат,...

Бүген социаль челтәрләрдә уңышка ирешергә теләүче яшьләр шактый. Кемнәрдер кызыклы текстлар язып, матур фотолар урнаштырып игътибар яуларга тырыша, ә икенчеләре кызыклы видеолар төшерә. Булат Абдрахманов ("Булат Браво") та әнә шундыйлардан.

Белешмә

Туган елы: 17 декабрь, 1994 ел.

Туган ягы: Балтач, Югары Субаш.

Белеме: Казан аграр университеты, икътисад бүлеге.


- Булат, кызыклы видеолар төшерү сәләте сиңа кемнән күчте икән?

- Дөресен генә әйткәндә, белмим. Әти-әниемә килгәндә, әтием - ветеринар, әнием - аш-су остасы. Безнең гаиләдә иҗатка тартылган кеше юк, әни генә яшь чагында җырларга яраткан.

- Син - яшьләр арасында популяр шәхес. Үзең шуны сизәсеңме?

- Миндә "йолдыз чире" юк. Гади авыл егете булып кала белдем. Гомумән, танылу сиңа язылучылар саны 500 меңнән арткач кына килергә мөмкиндер. Бүген 67,7 мең караучым бар. Көненә чама белән 500-1000 кеше "Инстаграм" аккаунтыма языла.

- Элек син татарча гына иҗат итә идең. Ни өчендер рус теленә күчтең...

- Әйе, бу вакыйгадан соң бөтенесе мине "халык дошманы" дип атады. Язылучылар саны 500 меңнән узгач рус телендә төшерә башлаячакмын, дип алдан ук белдергән идем. Чөнки иҗатның чикләре булырга тиеш түгел. Рус телендә иҗат итсәм дә, мин татарлар турында төшерәм. Максатым: башка шәһәрләрнең дә минем вайннарымны каравы (вайн - кыска, кызыклы ролик).

- Төп илһамландыручың кемнәр?

- Әнием дә, йөргән кызым да Ләйсән исемле. Алар минем төп тәнкыйтьчеләрем. Беренче вайннарны да бергә уйлап, Ләйсәннең телефонына төшергән идем.

- Ни өчен герой итеп аны сайламыйсың?

- Кеше көнләшергә ярата, һәм, билгеле, күз тияргә мөмкин. Ләйсән - тормышымның төп герое. Мин аңа хәтта өйләнер идем, тик ул әлегә гаилә корырга әзер түгел.

- Ринат Галиәхмәтов белән сез нинди мөнәсәбәттә? Арагызда конкуренция бармы?

- Аның белән ярты елдан артык танышбыз. Без өчебез: мин, Ринат һәм "Кызык-мызык" аккаунтының җитәкчесе Илназ Габидуллин тыгыз элемтәдә, бер-беребезгә гел булышабыз.

- Тәҗрибәсез "вайнчылар" белән аралашасыңмы?

- Әлбәттә, әгәр дә киңәш сорап язсалар, ярдәм итәргә тырышам. Монтаж ясау техникасына кагылышлы сораулар күп килә, гадәттә.

- Телевидениедә эшләдем дидең, аннан ник киттең?

- "TMTV" каналы белән берлектә "Пранк-шоу" тапшыруын төшердек. Күнелемә ятышлы шөгыль булмады, мине юмор үзенә тарта.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев