Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Булат Җиһаншин Нурлат кызы белән никах укыткан

Булат Җиһаншин шәхси тормышы турында бөтен дөньяга сөйләргә яратмый, шулай да безнең белән уртаклашырга булды. "Март аенда сөйгән ярым Әлфирә белән никах укыттык. Тормыш иптәшем - Нурлат кызы, профессионал фотограф. Туйны җәй аена планлаштырабыз, Алла теләсә", - диде Булат Җиһаншин. Әлфирәне Булатның "Алмаштырмам сине беркемгә" җырына төшерелгән клибында күрергә мөмкин....

Булат Җиһаншин шәхси тормышы турында бөтен дөньяга сөйләргә яратмый, шулай да безнең белән уртаклашырга булды. "Март аенда сөйгән ярым Әлфирә белән никах укыттык. Тормыш иптәшем - Нурлат кызы, профессионал фотограф. Туйны җәй аена планлаштырабыз, Алла теләсә", - диде Булат Җиһаншин. Әлфирәне Булатның "Алмаштырмам сине беркемгә" җырына төшерелгән клибында күрергә мөмкин.


Булат - җырчы гына түгел, саундпродюсер да әле ул, җиң сызганып үзенең студиясендә эшли. "Бик күп башкаручылар җыр яздырырга килә. Хәтта чит илләрдән дә интернет аша заказлар кабул итәм. Күптән түгел Чаллы егете Ильянур Фәйзрахманов белән "Төнге Амстердам" исемле уртак җыр яздык. Бу - Ильянурның тәүге җыры. Аның белән интернетта таныштык. Ул: "Синең иҗатың үзенчәлекле, үз стилең бар, башка җырчыларга охшамагансың", - дип язды. Башка җырчыларга охшамаган дигәннән, һәр җырчының үз стиле булырга тиеш. Еллар буе зур көч куеп булдырылган образны кабатлау дөрес түгел дип саныйм", - диде Булат Җиһаншин.



Күптән түгел Булат бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров үтенече буенча гаять зур һәм кызыклы проект башкарып чыгарган. "Илһам абыйның 60-80 елларда яздырылган җырларының тавыш сыйфатын күтәреп, заманча мастеринг ясап, шәп дизайн башкарып, эксклюзив тиражлы диск чыгардык. Хәзер Илһам абыйның җырлары заманча сыйфат белән яңгырый, ә тавышы тагын да якынрак ишетелә. Бу җырлар һәр татар гаиләсендә яңгырарга тиеш дип уйлыйм. Ә инде чит ил кешеләренә дә аңлаешлы булсын өчен, диск тышындагы аңлатмалар татар һәм инглиз телләрендә язылды", - ди Булат. Җырчы әлеге проект өстендә 1 ел эшләгән. Илһам абыйның 1935 елда тууын истә тотып, дискка барлыгы 35 җыр тупланган.

Эльвира Шакирова

Интертат

"Алмаштымам сине беркемгә" җырының клибын карап узыгыз, анда Булатның инде хәзер җәмәгате Әлфинә дә катнаша:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X