Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Дилә Нигъмәтуллинаның клибы "худсовет" аша узмаган? (ВИДЕО)

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина май аенда туган көнендә "Шундый яратам" исемле җырының премьерасын тәкъдим иткән иде. Шул көннән соң җыр тиз арада популярлашты, нәтиҗәдә Дилә әлеге иҗат җимешенә клип төшерде. Әмма җырчы әйтүенчә, "худсовет" клипны дөньяга чыгарырга каршы булган... - Оскар Усманов көенә, Анна Попова сүзләренә иҗат ителгән "Шундый яратам" җыры...

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина май аенда туган көнендә "Шундый яратам" исемле җырының премьерасын тәкъдим иткән иде. Шул көннән соң җыр тиз арада популярлашты, нәтиҗәдә Дилә әлеге иҗат җимешенә клип төшерде. Әмма җырчы әйтүенчә, "худсовет" клипны дөньяга чыгарырга каршы булган...


- Оскар Усманов көенә, Анна Попова сүзләренә иҗат ителгән "Шундый яратам" җыры аеруча яратып башкарган җырларымның берсе. Клипны Татарстанның Лаеш районында, Казанның ике ресторанында һәм шәхси йортта төшердек. Башта "худсовет" клипны чыгаруга каршы булды. Сәбәбен ресторанда төшерелгән күренешләрдә спиртлы эчемлек шешәләре һәм логотиплар күренү белән аңлаттылар. Пәнҗешәмбе көненә клипның премьерасы билгеләнгән иде, шуңа күрә тиз арада төзәтмәләр кертеп, клипны бераз үзгәртергә туры килде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә.

Диләнең моңа кадәр төшерелгән клиплары кинодагы сыман мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Яңа клибының сюжеты да үзенчәлекле булган: бер байның Диләгә күзе төшә. Җырчының дус кызы акчага алданып, Диләне шул байга "сата". Әмма дөньяда изге күңелле кешеләр дә очрый. Диләне әнә шундыйлардан булган чибәр егет коткара да инде...

Элвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев