Теләче Информ

“ЭЛЕК СИНЕ ЯРАТМЫЙ ИДЕК”, — ДИЛӘР”

Җырчы Ләйсән СӨНӘГАТОВА I курста укыганда, үзе сүз башлап, композитор Зөфәр Хәйретдинов белән таныша. Аралаша торгач, Зөфәр абый аңа “Син” дигән җырны бүләк итә.

— Казанга укырга кергәч, әти җиңел машинасына прицеп тагып, бөтен кирәк-яракны тулай торакка китерде дә Башкортостанга кайтып китте. Елый-елый тәрәзәдән кул болгадым. Казанда ялгызым калдым, — дип сөйли Ләйсән. — Укый башладым, эшкә урнаштым. Зур концертлар залында баскычтан төшеп килгән Зөфәр абыйны читенсенмичә туктатып, сүз башлавыма хәзер гаҗәпләнәм, ничек батырчылык иттем икән, дим. Яшь чак инде. “У, Зөфәр абый, исәнмесез! Сезне телевизордан гел карый идем. Җырларыгызны шундый яратам!” — дидем. Ул елмаеп тыңлап торды. Шуннан кабат консерваториядә һәм офисында күрештек. Зөфәр абый биргән “Син” җыры миңа танылу алып килде.

— Ләйсән, консерваториягә кергән булгансың. Ник башка уку йортына күчерделәр?
— Казанга килдем, ә үзем кая барырга, нишләргә белмим. Шунда җфырчы Рөстәм Маликовка шалтыраттым. Аның белән “Дуслык моңы” конкурсында танышкан идек. Ул: “Казанга килгәч, берәр киңәш кирәк булса, шалтыратырсың”, — дигән иде. Рөстәм абый консерватория адресын, ничек барасын, гариза язасын өйрәтте. Килдем. Татар вокал бүлегенә ике генә урын икән. Түләүлегә керүдән башка чара калмады. 20 мең сум ул чакта аз түгел. Шулай да әти-әни ризалашты. Бер елына түләдек. Эшкә дә урнаштым. Бер ел түләп укыгач, бәлки, бюджет бүлегенә күчерерләр, дип өметләндем. Тик урын бушагач та, үзгәреш булмады. Ә түләү бәясе бермә-бер артты. Без — гади гаилә. Әни — интернатта пешекче, ул чакта әти Себердә вахта ысулы белән эшли иде, ерак юлга йөрүче шофер. Кая инде ул кадәр акча түләү?! Кәефем төште, еладым. Шуннан остазыбыз, җырчы Зилә Сөнгатуллина: “Казан дәүләт мәдәният институтының вокал бүлегенә күч. Син академик калыптагы җырчы түгел, эстрада юнәлешеннән кит”, — дип киңәш бирде...

— Институтка җайлы кабул иттеләрме?
— Институтта Римма Ибраһимова тыңлады, икенче көнне Салават Зәкиевичка әйтте. Салават абый тыңлауга ук: “Җәйге каникулда нишлисең?” — диде. “Авылда булам, әти-әни янында”, — дидем. “Әйдә, концертларыма җырларга кил”, — дип чакырды. 2004 ел, Салават абыйның 15 енче сезон концертлары иде. I курс тәмамлаган студентны шундый зур җырчы чакыргач, күктән төшкән тәкъдим кебек тоелды. Канатланып ризалаштым. Концертларында чыгыш ясап, сентябрьдә укырга килдем. Шуннан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаштым.

— Айрат белән дә шунда таныштыгыз, әйеме?
— Ансамбльгә урнашып, Яңа ел бәйрәмнәре узгач, Айрат та шунда эшкә килде. Таныштык та әкренләп мәхәббәт уты кабынды. Әмма ансамбль белән генә булмый, концертларга да чакырдылар. Тик эштән еш сорагач, яратмадылар. Авырлашкач, ансамбльдән китәргә туры килде. Уку да бар бит әле. Соңгы курста “Казан” милли-мәдәни үзәгенә эшкә чакырдылар...

— Айрат белән гаилә корганыгызга 10 ел икән!
— 2007 елда никах укыттык. 2008 елның 14 февралендә туй ясадык. Миңа 25 яшь иде. Иҗатым бераз түбәнгә китеп, киртәләр барлыкка килгән икән, димәк, башка якны үстерергә кирәк, дидем. Кызыбыз Ралина туды. Никахтан соң, ипотека артыннан йөри башладык. Фатирлы булдык. “Яланаяклы кыз”ның 2 нче бүлеген төшердек тә Ильвинабыз белән декрет ялына киттем...

— Дуэт булып сирәк чыгыш ясыйсыз.
— Моны Айрат теләми. Концерт белән йөрергә җыенмый. Банкетлар белән мавыга. Мәскәүгә барып “КВН”нар, юмор тапшырулары да карап кайта. Алып бару эше дә җиңел түгел. 100-200 кешелек табынны тотарга кирәк. Банкеттан кайткач, үзенә урын таба алмаган чаклары да була. Арада авыр ауралы кешеләр бар, алар энергияңне суыра. Андый чакта банкеттан кайткач, икенче көнне өйдә генә ята...
Лилия ЙОСЫПОВА.

Реклама

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: