Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Элвин Грей Гөлназ Асаевага тәкъдим ясады! (видео)

Радик Юльякшинның (Элвин Грей) "Кияүгә чык син миңа" җырын кемгә багышлап язганын беләсезме? Ниһаять, җырчы бу серне ачты!.. Радик белән Гөлназ Асаева турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Кемдер яшьләрнең никахы булган, дип тә сөйләде. Чын дөресен Радик Гөлназның Уфада узган концертында ачып салды. Ул зал тулы тамашачы алдында Гөлназга бер кочак...

Радик Юльякшинның (Элвин Грей) "Кияүгә чык син миңа" җырын кемгә багышлап язганын беләсезме? Ниһаять, җырчы бу серне ачты!..

Радик белән Гөлназ Асаева турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Кемдер яшьләрнең никахы булган, дип тә сөйләде. Чын дөресен Радик Гөлназның Уфада узган концертында ачып салды. Ул зал тулы тамашачы алдында Гөлназга бер кочак чәчәк бүләк итте. Узган ел Казанда узган концертында да Радик Гөлназга зур йомшак аю белән чәчәкләр биргән иде.

- "Кияүгә чык син миңа" җырын язганда, Гөлназ башымнан чыкмады. Әти-әниең дә монда, шаһитлар да бар. Кыскасы, кияүгә чык син миңа! - дип белдерде Радик. Ул Гөлназның сөйкемле булуын һәм күрешүләренә шат булуын әйтте.

Әлбәттә, бу чакта Гөлназ сәхнә артында иде. Аның бу тәкъдимгә ничек җавап бирүен тамашачы белми калды. Шуңа да Гөлназның үзе белән элемтәгә чыктык. "Чыкмыйча булмас инде!" - дип җавап бирде Гөлназ Асаева.

Яшьләргә бәхет телик, дуслар!

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X