Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Элвин Грей һәм Данир Сабиров бик нык борчылуларын белдерә [видео]

Бу атнада Казанда узачак Дөнья татар яшьләре форумында тел мәсьәләсе дә күтәрелер дип көтелә. Белгечләр фикеренчә, туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун милли тормышның төрле өлкәләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Телнең киләчәге сәхнә осталарын да борчый. Татар телен иҗатта һәм көндәлек тормышта куллану турында җырчы Элвин Грей һәм сүз остасы Данир Сабиров белән сөйләшеп алдык. Алар икесе дә туган телләрне мәктәпләрдә мотлак укытуны саклап калу яклы.

Популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) ел азагында Мәскәүнең Олимпия стадионында татар, башкорт җырларыннан торган зур концерт тамашасы оештырмакчы. Азатлыкка ул татар җырлары да стадионнар җыя ала дип сөйләде.

"Татар, башкорт телендәге җырлар репертуарымда беркайчан да кимемәячәк. Башкорт теле – туган телем. Татар телен татар җырлары аша өйрәнәм. Үз телләремдә җырларны киметмәячәкмен", ди җырчы.

​Берүк вакытта ул Европа стилендә башкарылган чит ил җырларын тыңлавын, чит ил җырчылары клипларына сокланып каравын да яшерми.

Мәскәү чарасында татар, башкорт, рус, инглиз телләрендә җырлар башкарылачак, бу – интернациональ концерт булачак, әмма моның өчен вакыт кирәк, ди Башкортстанның атказанган артисты.

Элвин Грейның Мәскәүдә һәм Уфада узган иң зур концертын сигез мең, ә Казандагы тамашасын алты меңләп кеше караган.

Узган ел Радик Юльякшин Әлмәт шәһәрендә яшь талантлар өчен студия ачкан иде. Хәзер анда төзекләндерү эшләре бара икән.​

 

"Өйдә татарча гына сөйләшәбез, әмма..."

Балаларны, яшьләрне татар теленә җәлеп итү өчен өйдә гел татарча гына сөйләшергә кирәк, дип саный сүз остасы Данир Сабиров. Тик алай гына да балалары татар теллегә әйләнми икән.

"Татарча гына сөйләшсәң дә, балалар русчага күчә, рус телендә мультфильмнар карый. Әти-әниләрдән күп нәрсә тора. Яшерен түгел, минем бәләкәй кыз да күбрәк русча сөйли. Татарча аңлый, әмма җавап бирми. Без өйдә татарча сөйләшәбез. Кайвакыт ул эндәшкәндә "ишетмәгән" булабыз. Тик барыбер русча сөйләшә”, диде Данир.

Юмор остасы мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметүгә бәйле борчылуын да белдерде. Данир әлеге мәсьәләне үз чыгышларында да чагылдыра.

"Моны халык аңласын өчен юмор аша бирергә булдым. Ничек кенә булса да, үз телебезне саклап калырга кирәк", диде җырчы Азатлыкка.

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев