Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Элвин Грей” шаукымы: рэпер Тимур СПБ нигә Радик Юлъякшин кебек җырлый башлаган?

Санкт-Петербург шәһәрендә туып үскән татар егете Тимур "Әнкәй" җырына клип төшереп, тамашачысына тәкъдим итте. Элвин Грей концертларында кунак буларак чыгыш ясаган Тимур Шафайзиев үзе белән Радик Юлъякшин арасында бернинди охшашлык та күрми. 25 яшьлек татар егете Тимур, рус телендә рэп башкарып, үз тамашачысын тапкан җырчы. Рус телендә язылган җырлары күп...

Санкт-Петербург шәһәрендә туып үскән татар егете Тимур "Әнкәй" җырына клип төшереп, тамашачысына тәкъдим итте. Элвин Грей концертларында кунак буларак чыгыш ясаган Тимур Шафайзиев үзе белән Радик Юлъякшин арасында бернинди охшашлык та күрми.


25 яшьлек татар егете Тимур, рус телендә рэп башкарып, үз тамашачысын тапкан җырчы. Рус телендә язылган җырлары күп һәм шуларның 5сенең һәрберсен Youtube каналында 1,5 миллионнан артык кеше караган. Яңа гына Тимурның татарча, Попова сүзләренә язылган "Әнкәй" җырының клибы дөнья күрде. Клипны Казанда төшергәннәр, төп рольне Тимурның әнисенең апасы уйнаган.

Тимур СПБ Элвин Грей концертларында кунак буларак катнаша. "Бер ел элек Радик үзенең концертларында чыгыш ясарга чакырды. Ул вакытка инде уртак ике җырыбыз бар иде. Шулай итеп мин татар һәм башкорт мәдәниятенә кереп киттем", - дип сөйләде ул.

2010 елдан иҗат юлын рэп башкарып башлаган Тимур, 2014 елда яңа стильләр эзли башлый. Ул автор-башкаручы, музыкаль белеме юк. " Мин - татар! Шуңа татарча җырлыйсым килә. Хәзерге вакытта татар телен өйрәнәм, әлегә авыррак аңласам да, өйрәнүне үз-үземә максат итеп куйдым. Тиздән тагын татарча җырларым чыгачак, альбом яздырырга исәплим", - дип белдерде Тимур СПБ.

Алена НИЗАМОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X