Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Элвин Грей "Татар-информ" түбәсендә клип төшерган (видео)

Элвин Грей - Радик Юльякшин "Роза" җырына клип төшерүгә "Татар-информ" агентлыгының да өлеше керде. Җырчы бу клипның бер өлешен мәгълүмат агентлыгы урнашкан бинасы - Декабристлар урамы, 2нче йортның түбәсендә төшерде. Клипны төшерү мизгелләре һәм ни өчен аның нәкъ менә "Татар-информ" түбәсендә төшерелүе турында Радик укучыларга да сөйләде. - Радик бу...

Элвин Грей - Радик Юльякшин "Роза" җырына клип төшерүгә "Татар-информ" агентлыгының да өлеше керде. Җырчы бу клипның бер өлешен мәгълүмат агентлыгы урнашкан бинасы - Декабристлар урамы, 2нче йортның түбәсендә төшерде. Клипны төшерү мизгелләре һәм ни өчен аның нәкъ менә "Татар-информ" түбәсендә төшерелүе турында Радик укучыларга да сөйләде.


- Радик бу клибыгыз ничек дип атала һәм ни өчен аны түбәдә төшерергә булдыгыз?

- Бу клип "Роза" җырына. Аз гына буш вакыт табылды да, мин әйтәм, "Әйдәгез, җыр язмагач, ичмасам, клип төшерик", дим. Мәскәүдән егетләрне - операторларны чакырып клип төшерергә булдык.

Һәм ни өчен "Татмедиа" түбәсе - Казанның матурылыгын күрсәтергә иде. ЗАГС түбәсендә дә төшердек, ә бу кадр бөтен Казанны күрсәтә. Матур-матур кадрлар төшерергә булдык, шуңа күрә сезгә кунакка да килеп чыктык.



- Моңсу җырмы әллә, ни өчен болытлы көнне төшерәсез?

- Без кояшлы көн көткән идек, кояш булмагач, аптырап тормадык. Бу җырның темасы моңсурак, шуңа күрә мондый һава торышы бик килешеп тора. Кыш булса да ярый, яңгыр булса да ярый.

- Уңышлы килеп чыкты дип саныйсызмы?

- Анысын инде халык әйтер. Без бөтен эшкә дә бөтен көчебезне, күңелебезне, йөрәгебезне салабыз бит. Шуңа да безнең өчен ул гел уңышлы һәм, Алла бирсә, халык әйтер, ничек уңышлы килеп чыктымы.

- Бу клипны кайчан күрәбез?

- Бер-ике атнадан.















Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Рамил ГАЛИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X