Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Элвин Грей — укытучы, Иркә — табиб, Фәнис Җиһанша — комбайнчы. Йолдызларның балачак хыяллары [сораштыру]

Балачакта һәрберебезнең дә күңелендә йөрткән татлы хыяллары була. Күбесе аның булачак һөнәребез белән бәйле. Әти-әни, әби-бабайлар заманында барлык малайлар да космонавт, очучы, капитан булырга хыялланган. Ә менә хәзерге татар сәхнәсендә балкучы эстрада һәм театр йолдызларының балачак хыяллары нинди булды микән? Әйдәгез, үзләреннән сорашыйк. Популяр җырчы Радик Юльякшинның кечкенәдән кулы агач...

Балачакта һәрберебезнең дә күңелендә йөрткән татлы хыяллары була. Күбесе аның булачак һөнәребез белән бәйле. Әти-әни, әби-бабайлар заманында барлык малайлар да космонавт, очучы, капитан булырга хыялланган. Ә менә хәзерге татар сәхнәсендә балкучы эстрада һәм театр йолдызларының балачак хыяллары нинди булды микән? Әйдәгез, үзләреннән сорашыйк.

Популяр җырчы Радик Юльякшинның кечкенәдән кулы агач эшләренә ятып торган. Чөнки аның әтисе дә балта остасы була һәм ул аны агач эшенә өйрәтеп калдыра. Радик мәктәптә укыганда ук өйдә компьютер өстәлләрен дә, шкафларны да үзе ясап куйган. Шуңа ул балачакта хезмәт укытучысы булырга хыялланган.

Җырчы Иркә башта табиб булырга хыялланган. Ләкин артистлык хыялы көчлерәк булып чыга. "Үземне белгәннән бирле күршеләргә, туганнарга концерт куя идем. Мин аның белән сихерләгән инде", - ди ул.

Р.Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның кечкенә чакта пешекче буласы килгән. "Миңа 4-5 яшь чагында әнием мәктәптә пешекче булып эшләп алган иде. Шуңа микән, мин дә ул һөнәргә кызыгып киттем. Соңыннан визажист булу һәм прическа ясау эшләре үзенә тарта башлады", - ди җырчы кыз.

"Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның хыялы нинди булды микән? "Без кечкенә чакта "КамАЗ"ына утырып күршеләргә бер абый килә иде. Зур машинасыннан сикереп төшә дә: "Сәлам, егетләр!" - дип зурларча безнең белән килеп күрешә. Киткәндә тагын машинасын кычкыртып, безгә зур игътибар күрсәтеп китеп бара. Бик кызыга идем аңа. Ул вакытта иң зур хыял - машина йөртүче булу иде", - ди Зөлфәт.

Галискәр Камал театры артисты Фәнис Җиһаншаның балачак хыяллары ел саен үзгәреп торган. "5 яшь чагымда авылда бер җинаятьчене тоттылар. Ул зур вакыйгага әйләнде. Шул вакытта мин полициядә хезмәт итәчәкмен дигән карарга килдем", - ди Фәнис абыегыз. Соңрак аның партизан, укытучы, комбайнчы буласы килгән.

Шоумен Данир Сабиров мәктәптә укыганда көрәш белән шөгыльләнсә дә, биюче булырга хыялланган. Әмма кечкенә Данирда артистлык сәләте мәктәптә укыганда ук булган. Беренче пародияләрен дә дәрескә соңгы калган укытучысына багышлап ясаган. Ул аның ничек ашыгып класска керүен, балалар алдында гафу үтенүен күрсәтеп, сыйныфташларын көлдерергә яраткан.

Кәрим Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллинның да балачак хыяллары меңгә төрләнгән. Башта Юрий Гагарин кебек космонавт, соңыннан янгын сүндерүче, аннан очучы булырга хыялланган.

Җырчы Рифат Зариповның әтисе гомере буе тракторчы булып эшләгән. Еш кына Рифат та аңа ияреп, кырларны иңләгән. "Мин дә әти кебек тракторчы булырга хыялландым, ул вакытта башка һөнәр күз алдына да килмәде", - ди җырчы егет.

Ә менә эстраданың популяр җырчылары Зинира белән Ризат Рамазановларның балачак хыяллары нинди булды микән? Баксаң, икесе дә директор булырга хыялланган. Ризат - торт пешерә торган пекарня, Зинира исә, маникюр-чәчтарашханә директоры. +

Нәзилә ҖӘЛӘЛИЕВА әзерләде

Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X