Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Эльвира Тәбризовна чәчләрен суган белән үстерә: «Улым бәләкәй булганда да, чәчләрем коелмады»

Эльвира Мадиярованы күбесе Эльвира Тәбризовна дип белә. Ул журналист, ТВ алып баручысы, церемониймейстер. Әле тагын башлап җибәрүче кино актрисасы һәм бизнес-леди. Ә иң мөһиме - аның чәчләре озын, бик озын! Һәм ул чәчләрне карау, үстерү серләре белән уртаклаша. //Tatar today// Эльвира ТНВда үз хезмәт юлын хәбәрче итеп башлап җибәрсә дә,...

Эльвира Мадиярованы күбесе Эльвира Тәбризовна дип белә. Ул журналист, ТВ алып баручысы, церемониймейстер. Әле тагын башлап җибәрүче кино актрисасы һәм бизнес-леди. Ә иң мөһиме - аның чәчләре озын, бик озын! Һәм ул чәчләрне карау, үстерү серләре белән уртаклаша. //Tatar today//

Эльвира ТНВда үз хезмәт юлын хәбәрче итеп башлап җибәрсә дә, күбесенең күңелен ул «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы буларак әсир итте. Инде бу вакытта ук аның озын, калын чәч толымына артык игътибар бирмәүчеләр әз булгандыр.

Хәзерге вакытта Эльвира гашыйк парларны «кавыштыра»: никах мәҗлесләрен, туйларда вәгъдәләшү тантаналарын алып бара. Әле алай гына да түгел, яшьләргә, кирәк булса, әти-әниләргә дә индивидуаль һәм оригиналь котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен язарга булыша.

Эльвирага чәч карау серләрен сорап хатлар һәрвакыт килеп тора, ди. Кыз, сер итеп тотмыйча, мәгълүмат белән уртаклашкан. Тылсымлы маскадагы иң мөһим ингридиент ул - суган.

Кирәк булачак:

2 баш суган,
угыч,
тастымал,
полиэтилен пленка,
чәч буяу өчен кисточка.

Сугынны угычтан чыгарып, кисточка ярдәмендә чәч тамырларына сөртергә, полиэтилен белән бәйләргә, тастымал белән капларга. 3 сәгатькә калдырырга.

Эльвира Тәбризовна хәзерге вакытта кияүдә, аның улы Нариман да бар. «Нариман кечкенә вакытта чәчләрем коелып азапланмадым,» - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев