Эстрада йолдызлары май бәйрәмнәрен ничек уздырулары хакында сөйләде

Бөтен кешелек дөньясы өчен 1 май - хезмәт бәйрәме булып кала. Әлеге бәйрәм чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Ташка сугылган дип әйтикме, бу ялларда, барлык мәшәкатьләрен ташлап, шәһәр халкы да авылга ашыга. Инде урамнары кыш буе бушап торган авылга ямь керә, гөрли...
Бөтен кешелек дөньясы өчен 1 май - хезмәт бәйрәме булып кала. Әлеге бәйрәм чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә.
Ташка сугылган дип әйтикме, бу ялларда, барлык мәшәкатьләрен ташлап, шәһәр халкы да авылга ашыга. Инде урамнары кыш буе бушап торган авылга ямь керә, гөрли башлый. Хәзер диңгезгә йөрү модасы бетте, хәзер кеше авыл өчен җан ата, хәтта авылларда йорт алучылар да күп. Эстрада сандугачлары бу хакта нәрсә әйтер? Алар май ялларын кайда уздыра икән?
Әлфинә ӘЗҺӘМОВА: "Бакча эшләре минем өчен түгел"
- Апрель ахырында Төмән якларына гастрольләргә кузгалабыз. 3-4 көнгә эш планлаштырылган. Аннары әти янына кайтып килергә иде. Ул ялгызы Кызыл Кама районының Яңа Бөртек авылында яши. Аннары, Казан тирәсендә 1-2 концерт булачак. Кыскасы, бәйрәмнәрдә ял белән эшне аралаштырып уздырабыз.
Бакча эшләре миңа бөтенләй дә кирәк түгел. Җирдә казыну миндә бернинди дә кызыксыну уятмый. Җәй әйләнәсендә бакчада эшләгәннәр дә, кышын минем белән чиратта торып, ашарга сатып ала. Шуңа да, мәгънәсен тапмыйм. Сүз дә юк, кемгәдер бу шөгыль ошый. Ул бакчасында нидер үстерәм дигән максат та куймый, ә менә түтәлләр ясау, аларны утаудан ниндидер ләззәт ала. Әмма мин андыйлардан түгел. Һәр кеше бу тормышта яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш.
Минем яраткан шөгылем - ул матурлык тудыру. Өйне һәрвакыт җыештырып, бизәргә яратам. Юына торган бүлмәмә кадәр матур булырга тиеш. Йортым минем күзләремне сөендереп торса, шуннан да рәхәте юк. Гомумән, мин матурлык яратам. Кибетләрдә матурлыкны күзәтәм. Әйбер алмасам да, аны күрүдән дә миңа күңелле. Кунакка йөрим, аларның матур йортларына сокланап, үземә ниндидер үрнәк алам. Табигатькә чыксам, анда шаккатып йөрим. Кошларга, җәнлекләргә карыйсың да, фәлсәфи уйларга чумасың. Тормышлары ничек кызык икәнен, үз законнары белән яшәгәннәрен күзәтәсең...
Алсу Әбелханова: "Самарада кызынырга җыенам"
- Май бәйрәмнәре Самара шәһәрендә узачак. Дусларның туе, чакырдылар. Гаилә белән барырга дип торабыз. Майда анда инде җылы була, кызынып ял итәчәкбез. Без - шәһәр балалары булгач, авыл көтми.
Эш графигы тыгыз: "Айфара"ның юбилей концертларында катнаштык, ТМТВ телеканалының премияләрен тапшыру тантанасында... Гүзәлия белән яңа дуэт яздырдык. Хәзер шул җырга клип төшермәкчебез. Матур, эчтәлекле җыр. Хатын-кыз табигате буенча җәй һәм кыш кебек була ала. Әмма нинди генә булса да, аңа мәхәббәт кирәк. Җыр шуның хакта. Клипта мин - кыш, ә Гүзәлия җәй булачак.
Инде Сабантуй графигы да төзелә башлады. Июньдә Болгариягә барачакмын. Ел саен чит ил Сабантуйларында катнашам. Эш сәфәре белән барып, Австралия, Франция, Кытай, Германия һ.б. бик күп илләрне күрдем. Артист һөнәренең шундый күңелле ягы бар: ял да итәсең, матур җирләр дә күрәсең.
Гөлназ Сәфәрова: "Миндә көч җитәрлек"
- Алла боерса, май бәйрәмнәрен авылда, әби янында уздырачакбыз. Көндез, гадәттәгечә, бакча эшләре, ә кич - шашлыклар. Май - гаиләбез өчен бәйрәмнәргә бай ай. Бере көнне Гөлсинә әбиемнең туган көне, ә тугызы - әтиемнеке. Әтинең туган көне көнне бәрәңге утырту гадәте дә бар әле. Әбиемә бүләкне инде сайладым. Махсус Казанда уздырылган ярминкәгә чыгып, җылы һәм йомшак аяк киеме алдым. Аңа киемне бернинди проблемасыз сайлыйм, чөнки үлчәм һәм зәвыкларыбыз туры килә.
Соңгы ай гастрольләргә бай: Чаллы, Уфа, Мәскәү... Режим белән тукланмасам да, тиешлечә йокламасам да, миндә көч җитәрлек. Ходай бирә ул энергияне! Миндәге булган бөтен потенциал әлегә җигелеп бетмәгән дип уйлыйм, ул әле старт ала гына!
Зөлфәт Зиннуров: "Май бәйрәмнәре - җыясын җыеп, утыртасын утыртып, юасын юа торган эш көннәре"
"Без, авыл балалары, ялның нәрсә икәнен беләбез мени ул?! - Май бәйрәме бит ул җыясын җыеп, утыртасын утыртып, юасын юа торган эш көннәре. Өй тирәсен тәртипкә китерәсе бар. Җәйге веранданы юып, аны җәйгә әзерләргә кирәк. Авылга да кайтып киләсе иде, анда да эш җитәрлек.
Тормышымдагы яңалыкларга килгәндә, бар да Аллага шөкер. Кызлар үсәләр, үзара бик дуслар. Аеруча кечкенәсе апасы өчен җан атып тора. Күрсә, кулларын чәбәкләргә тотына, шундук елмая, көлә башлый. Һөнәрләре көннән-көн арта. Шкафларны ачып ябарга, биектәге әйберләрне тартып төшерергә ярата. Беркөнне хәтта шкафны аударган. Җитмәгән җире юк, мәш килә. Зәлияне, аның һөнәрләрен тамашачы "Инстаграм" аша күзәтә ала. Анда без кызым белән һәрдаими нинди дә булса темага багышланган пантомималар төшерәбез. Зәлиягә бу эш бик ошый, теләп катнаша.
Әнвәр Нургалиев: "Бакча эшеннән куркып тормыйм"
- Гадәттә, 1 майда Дүртөйлегә - әби белән бабайга, 9 майда Әлшәйгә әти-әни янына кайтабыз. Быел да шундый планнар. Дүртөйледә ел да туганнар белән Агыйдел буенда "Сезон ачу" уздырабыз. Үзебез маринадлаган шашлыкны һәм тагы да бер тәмле ризык - "торпеда"ны пешерәбез. "Торпеда"ны кайсыдыр якта "торба" дип тә әйтәләр: махсус торба эчендәге тартмада бәрәңге, ит, кәбестә томаланып пешерелә. Файдалы да, шул ук вакытта телеңне дә йотарлык була.
Авыл малае буларак, бакча эшеннән куркып тормыйм. Уфадагы бакчаны да, әниләрнекен дә тәртиптә тотабыз. Май ялларында сөрдереп, бәрәңгесен утыртып, түтәлләр эшләп, язгы эшләрне тәмамлап куярга иде.
Гүзәл ӘХМӘТОВА: "Хезмәт бәйрәмен хезмәт белән үткәрик"
- 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. Бу ялларда күбрәк хезмәт итү кирәк, минемчә. Хезмәт бәйрәмендә 8 сәгать кенә түгел, бәлки 12 сәгать эшләргә дә әзермен. Ялларда авылга кайтып бәрәңге утыртырбыз, язгы бакча эшләрен башкарырбыз дип торам. Шундый кояшлы, якты көннәрдә хезмәт итмичә, башкача ял итүне күз алдына да китерә алмыйм. Авыл җирендә эшнең беткәне юк бит! Арып-талып эшләгәч, рәхәтләнеп мунча керәбез. Табигатькә чыгып, шашлык та пешерәбез. Туганнар белән кунакка йөрешәбез. Бәйрәм көннәрен ел саен эш белән ялны бергә алып барып, кү¬ңелле итеп уздырабыз. 9 май көнне ял итәргә яратам. Беркайда да чыкмыйча, рәхәтләнеп телевизордан Җиңү парадының туры эфирын карарга иде.
Хәния Фәрхи: "Бәйрәмне әнием янында уздырам"
- Ялларны, традицион рәвештә, Тәтешледә уздырырга иде. Ел да туган авылым Салаюага кайтып, йортның йозакларын ачып, бакчада шашлык кыздырабыз. Бу көнне аеруча 87 яшьлек әнием көтеп тора, авылны ул нык сагына. Кызганыч, авылыбызда хәзер кеше яшәми, йортлар буш. Күп авылдашлар район үзәгендә яши, кайтканда аларга да эндәшәбез. Авылда бергәләп бәйрәм ясыйбыз. 9 майга Казанга кайтабыз, чөнки анда Илнур киявебезнең туган көне.
Ничә ел инде матур гадәтем бар: туган яктан үсентеләр алып китеп, шуларны Татарстандагы бакчабызга утырту. Фирүзә сеңелем тәрәз төбендә күп итеп барлык яшелчәләрне алдан ук утыртып куя. Туган яктан алып киткән үсентеләрне үстерү ничектер күңелгә рәхәтлек бирә, монда үзенчә туган як белән бәйләнеш табам.
Айсылу ИСМӘГЫЙЛОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 18:34Миңнеханов һәм Володин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дәүләт Думасы бинасында оештырылган күргәзмәне ачты.4800
-
18 май 2022 - 18:02Молитва покаяния и световое шоу у Белой мечети: афиша праздника «Изге Болгар жыены» Полуденный намаз, всероссийский турнир по национальной борьбе корэш, показ татарской породы лошадей, лекции и выставки ждут гостей на религиозном празднике «Изге Болгар жыены» 21 мая. Подробная афиша – в обзоре «Татар-информа».4700
-
18 май 2022 - 16:40Был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву В целях повышения правовой и политической культуры, электоральной активности молодежи Тюлячинского района Республики Татарстан в рамках мероприятий, посвященных Дню молодого избирателя 18 мая 2022 года на базе Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан членами территориальной избирательной комиссии Тюлячинского района РТ и участковой избирательной комиссии № 2669 был проведен урок для старшеклассников по избирательному праву.12800
-
18 май 2022 - 15:32Ветераннар белән киңәшләштеләр Ветераннар оешмасы районда билгеле бер урын тота. Район ветераннары җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә теләп катнаша. Район ветераннар оешмасы бинасында узган чираттагы җыелышта район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.13700
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.30100
-
18 май 2022 - 10:53ЭШ "Мәдәният" милли проекты буенча башкарыла Хәзерге вакытта Иске Җөри авылындагы модельле муниципаль китапханәдә ремонт эшләре бара.13800
-
18 май 2022 - 08:55Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.6900
-
18 май 2022 - 08:31Нинди груша утыртырга? Груша алмагачка караганда авыруларга тизрәк бирешә, тәрбиягә таләпчәнрәк. Груша өчен иң зур куркыныч тудыручы чир — бактериаль пешү. Аннан мөмкин кадәр яхшырак сакланган сортлар бар.8600
-
18 май 2022 - 08:27Татарстанда атна ахырында кырау төшәргә мөмкин Республикада атна уртасына кадәр җылы, әмма яңгырлы-яшенле һава саклана. Шуннан соң берникадәр суыта, яңгыр туктый. Җомга һәм шимбә көннәрендә кырау төшәргә мөмкин.7300
-
18 май 2022 - 08:18Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау эше дәвам итә Техник карауга килүчеләр күрсәткече, техникасы булган шәхесләр санын уртача 65-70% тын тәшкил итә.9000
-
18 май 2022 - 07:53Кызыксынып карадылар Кичә, ягъни 17 май көнне, районыбызда Россия дәүләт статистика хезмәткәрләре һәм федераль мәгълүмат чаралары журналистлары булып китте.14700
-
18 май 2022 - 07:0618 май - Халыкара музейлар көне Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйбыз!9200
-
17 май 2022 - 17:17Безнең белән кызыксыналар Агымдагы елның 15-18 май көннәрендә башкалабызда Халыкара сөт форумы уза.11600
-
18 май 2022 - 08:11Халыкара музейлар көне.
-
17 май 2022 - 17:24Кастингка чакырабыз!
-
18 май 2022 - 14:06Теләчелеләр изге гамәлдән читтә калмады18 май көнне Теләче авылының Ленин урамында Республикабызның кан алу үзәге эшләде. Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, райондашларыбыз иртәдән чират алды.21100
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.57700
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.41701
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.38100
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.35102
-
18 май 2022 - 15:24Галстуклы еллар - күңел түрендә Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел.30100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика