Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Филармониясе бакчасында Хәйрия концерты уза

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында Хәйрия концертлары азагына якынлаша. Бүген кич әлеге концертлар атналыгын Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге атаклы «Ла Примавера» оркестры һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова төгәлләячәк

Биш көн дәвамында өлкән юкәләр, яшь чыршылар, елак тал-тирәкләр, аллы-гөлле чәчкәләр патшалыгы – Филармония бакчасында музыка тынып тормады. Йөзләгән сәхнә остасы, меңләгән тамашачы медицина ярдәменә мохтаҗ балаларга ярдәм йөзеннән һәр кич безнең бакчабызга килде.

Биш көн эчендә әлеге Хәйрия концертларында җыелган акчалар  ДЦП диагнозлы балалар – игезәкләр Артур һәм Альберт Мостафиннар, бертуганнар Рамазан һәм Мәрьям Батырхановлар, Алсу Ибәтуллина,  Тимур Васильев, Валентин Егоров, йөрәгенә катлаулы операция таләп ителүче Миша Волков, сыендыручы гаиләдә тәрбияләнүче, шулай ук операциягә мохтаҗ ятимнәр Юра Гордеев һәм Вадим Гореловларга тапшырылды.
 
Бүген без Дөбьязда яшәүче, ДЦП диагнозлы Азамат Агадуллинга ярдәм итәчәкбез.
 
Татар дәүләт филармониясенең изге инициативасын күтәреп алган һәркемгә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка, аның җыр театры артистлары һәм сәхнәдәш дусларына, Татарстан ветераннары оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәковка һәм «Балкыш» фестивале лауреатларына, керәшенәрнең данлыклы «Бәрмәнчек» ансамбленә, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы ансамбленә, Татар филармониясе ветераннарының «Илһамият» клубы артистларына бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
 
Бүген кич концертыбызга рәхим итегез. Изгелек юлында бергә булыйк.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев