Теләче Информ

Филүс Каһиров кабат әти булды: балага нинди исем сайлаганнар?

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булды! Сабый бүген - 16 март көнне 11:20 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсе каршындагы Перинаталь үзәктә дөньяга килгән. "Тормыш иптәшем Эльмираның да, улыбызның да хәле яхшы, Аллага шөкер. Баланың авырлыгы - 3610 грамм, буе - 53 см. Күңелдәге хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып биреп булмый! Без...

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булды! Сабый бүген - 16 март көнне 11:20 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсе каршындагы Перинаталь үзәктә дөньяга килгән.
"Тормыш иптәшем Эльмираның да, улыбызның да хәле яхшы, Аллага шөкер. Баланың авырлыгы - 3610 грамм, буе - 53 см. Күңелдәге хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып биреп булмый! Без бик бәхетле! Улыбызга Рөстәм дип исем кушарга уйлыйбыз, Алла теләсә", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Филүс. Шулай итеп, Каһировларның уллары Айдар абый булып куйды.
Без исә Каһировларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез!

Эльвира ШАКИРОВА

Реклама

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: