Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Филүс Каһиров туган көнен зоопаркта бәйрәм иткән?!

Кичә тамашачыларның яраткан җырчысы, моңлы тавыш иясе - Филүс Каһиров үзенең туган көнен бәйрәм итте. Хатыны Эльмира сюрприз ясыйм дип, Филүснең туган көнен бәйрәм итүне зоопаркта оештырган. 31 яшен болай үзенчәлекле итеп уздырыр дип, җырчының хәтта башына да килмәгән була. Сюрприз турында тулырак җырчының тормыш иптәше - Эльмира үзе сөйләде....

Кичә тамашачыларның яраткан җырчысы, моңлы тавыш иясе - Филүс Каһиров үзенең туган көнен бәйрәм итте. Хатыны Эльмира сюрприз ясыйм дип, Филүснең туган көнен бәйрәм итүне зоопаркта оештырган. 31 яшен болай үзенчәлекле итеп уздырыр дип, җырчының хәтта башына да килмәгән була.

Сюрприз турында тулырак җырчының тормыш иптәше - Эльмира үзе сөйләде.

- 3, 4 ноябрь көнне Казанда Филүснең сольный концертлары булгач, туган көнгә алдан әллә нинди зур планнар кормадык. Әмма, барыбер, Филүска сюрприз эшлисем килде. Моңа кадәр аның ише көтелмәгәнлекләр белән аны бер дә сөендергәнем юк иде. Аннары, әнисе дә кунакка Казанга килгән иде, аның да күңелен күрәсе килде. Бер атна алдан Филүснең барлык дусларына, иҗатташларына шалтыратып: "Әйдәгез Филүскә сюрприз ясыйк, аны бергәләп котлыйк", - дидем. Берсе дә каршы килмәде. Безнең йорт каршында гына зоопарк бар, аның хуҗасы - Филүснең дусты. Аның белән сөйләшеп, туган көнне зоопаркта билгеләргә булдык. Ул безгә аерым бер бүлмә бирде. Филүснең дуслары алдан ук анда тортлар һәм шарлар белән килеп, безне көтеп тордылар.
Хәзер Филүсне ничек өйдән алып чыгарга? Әнигә нәрсә буласын сөйләдем дә, актерлык осталыгын "кабыздык". Әни: "Улым, бер дә зоопаркка барган юк, әйдәгез бергәләп чыгып керик әле", - ди. Филүс каршы килмәде. Киендек тә, чыгып киттек. Зоопарка бу көнне безгә керү бушлай иде. Кергәндә: "Мы в учебный класс", - дигән парольне әйтергә кирәк иде. Филүс акча түләмәкче иде, мин тиз генә парольне әйттем дә, безне кертеп җибәрделәр. Филүс гаҗәпләнде, "Син нәрсә әйттең ул?" - дип кат-кат сорады.

"Филүс, кара әле, нинди матур яңа бина. Анда, ялгышмасам, яңа җәнлекләр, әйдә, кереп карыйк", - дим. Ә анда, утны сүндереп, Филүснең дуслары утыра. Ишекне ачып та җибәрдек, алар:
"Бәхетле бул, кайгы күрмә,
Сагышларга уралма,
Туган көнең якты булсың,
Караңгыда югалма!" - дип, бергәләп җырлый башладылар. Филүс шок хәлендә калды. Ул моны бөтенләй дә көтмәгән иде. Дуслары табын әзерләгән, шашлык кыздырган, пылау пешергән. Шулай, матур итеп, туган көнне зоопаркта бәйрәм иттек. Филүс үзе бик канәгать калды.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X