Теләче Информ

Фирдүс Тямаевка Сабантуй батыры кәҗә бүләк иткән

Җырчыларның урак өсте. Татарстанның район һәм авылларында Сабан туйлары гөрли. Фирдүс Тямаев бер-ике көн элек истграмда туры эфирга чыгып алды. Машинада барган вакыты иде. Ә багажнигында - тере кәҗә! Баксаң, бу терлекне аңа Кукмара районы Балыклы авылында бүләк иткәннәр икән. Кем диген - Сабантуй батыры! Кәҗә сөте тәмле дә, файдалы...

Җырчыларның урак өсте. Татарстанның район һәм авылларында Сабан туйлары гөрли. Фирдүс Тямаев бер-ике көн элек истграмда туры эфирга чыгып алды. Машинада барган вакыты иде. Ә багажнигында - тере кәҗә!

Баксаң, бу терлекне аңа Кукмара районы Балыклы авылында бүләк иткәннәр икән. Кем диген - Сабантуй батыры!

Кәҗә сөте тәмле дә, файдалы да. Фирдүснең тавышы кәҗә сөтеннән тагын да яхшырак яңгырар, дип ышанып калабыз.

Реклама

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: