Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Фирзәр Мортазинның кызы Чулпан кая югалды?

«Туган көн гомер бәйрәме, туган көн изге көн ул» дип җырлаучы Чулпан Мортазинаны күпләрегез хәтерлидер. «Мин гаепле түгел», «Яраланган йөрәк» кебек хит җырлары белән тамашачыга танылган Чулпан көннәрдән бер көнне юкка чыкты. Танылган композитор Фирзәр Мортазинның кызына эстрада светофорының яшел утларын гына фаразлаучыларның өметен акламады. Ул инде сәхнә белән арасын...

«Туган көн гомер бәйрәме, туган көн изге көн ул» дип җырлаучы Чулпан Мортазинаны күпләрегез хәтерлидер. «Мин гаепле түгел», «Яраланган йөрәк» кебек хит җырлары белән тамашачыга танылган Чулпан көннәрдән бер көнне юкка чыкты. Танылган композитор Фирзәр Мортазинның кызына эстрада светофорының яшел утларын гына фаразлаучыларның өметен акламады. Ул инде сәхнә белән арасын тулысынча өзгән.

- Чулпан, син хәзер кайларда?

- Мәскәү өлкәсенең Королево шәһәрендә яшим. Бирегә 2008 елда кияүгә чыгу белән күченеп килдем. Хәзергесе вакытта декрет ялында өйдә утырам. Ике кызым бар. Алинәгә 8 яшь, Алисәгә 9 ай.

- Җырларың белән халыкка таныла башлагач кына эстраданы ташлап киткәнсең...

- Мин элек тә тормышымны эстрадага багышларга теләмәгән идем. Шуңа күрә, музыкаль белем алганнан соң, юридик факультетка укырга кердем. Аны тәмамлагач, юрист булып эшкә урнаштым. Җырлау минем өчен хобби гына иде. Әтигә рәхмәт, ул миңа халык күңеленә тиз үтеп керә алырдай җырлар язып бирде. Хәзер гаилә бәйрәмнәрендә якыннарым өчен генә җырлыйм.

- Мәскәүдә кайда эшлисең?

- Ракета-космос корпорациясендә юридик консультант вазыйфасын башкарам.

- Эстрадага кире кайту теләге юкмы?

- Юк. Әти баштарак кыстап караган иде. Хәзер инде үгетләүнең мәгънәсез икәнен аңлады.



- Чулпан, фамилияң урысча (Капитанова). Ирең белән дә таныштырып үт әле.

- Ирем Дмитрий исемле. Мин эшләгән оешмада ул да хезмәт куя. Департамент җитәкчесе вазыйфасын башкара. Аның белән 1998 елда ук таныштык. Аның әти-әнисе Буадан. Ул анда әби-бабасына кайтып йөри иде. Авылда дискотекада таныштык. Ике арада хатлар йөрде. Елга бер генә тапкыр, җәен генә күрешә идек бит. Шуннан соң дусларча гына аралаша башладык. Ара ераклыгы, сирәк күрешүләр хисләрне сүндерде. Бервакыт ул Казанга килде. Без кабат күрештек. Менә шунда ике арада яңа хисләр кабынды. Ул гел шаяртып: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» дип сорый иде. Аллаһы Тәгаләнең «амин» сәгатенә туры килгән, күрәсең.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X