Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гашыйклар көнен йолдызлар ничек үткәрә?

Тиздән 14 февраль, димәк - Гашыйклар көне. Татар эстрадасы йолдызлары бу бәйрәмне ничек үткәрергә җыена? Кем романтик, ә кем, киресенчә, хисләргә, матур сүзләргә, бүләкләргә исе китми? Шушы хакта үзләреннән сораштык әле. Рамил Шәрәпов: - Беренче тапкыр 7-нче сыйныфта укыганда гашыйк булдым. Сөйгәнем 5-тә укый. Әй йөрим артыннан, әй йөрим! Әллә...

Тиздән 14 февраль, димәк - Гашыйклар көне. Татар эстрадасы йолдызлары бу бәйрәмне ничек үткәрергә җыена? Кем романтик, ә кем, киресенчә, хисләргә, матур сүзләргә, бүләкләргә исе китми? Шушы хакта үзләреннән сораштык әле.

Рамил Шәрәпов:
- Беренче тапкыр 7-нче сыйныфта укыганда гашыйк булдым. Сөйгәнем 5-тә укый. Әй йөрим артыннан, әй йөрим! Әллә ни игътибар булмагач әни запаска дип алып кайтып куйган шампунь, сабыннарны бүләк итеп җибәрә башладым. Үзем тапшыра алмыйм, кеше аша бирдерттерәм. Мәктәптә укыганда Изге Вәли көне күңелле инде ул: йөрәкле открыткалар гына да ни тора! Хәзер дә хатынны игътибарсыз калдырмаска тырышам. Артист кешнең гастрольләре күп бит, өйдә булсам точно романтика ясыйм инде. (Көлә)


Иркә:
- 14 февраль бәйрәм түгел ул! Менә Гает бәйрәмен ничек үткәрәсең дисәгез - әйтәм. Туган көннәр дә бәйрәм, Яңа ел да. Тик Гашыйклар көне бәйрәм түгел. 14-15 яшьлекләр өчен күңелледер, бәлки. Яшьрәк чакта күп нәрсәдән кызык табарга була. Әмма олыгайгач андый юк-барга ис китми. Яраткан ирем, кадерле балаларым янымда булса - шул җитә, көн дә бәйрәм шул була.


Илназ һәм Гүзәл Баһлар:
- Өйдә булсак үткәрәбез, әлбәттә. Балаларны йоклатып, шәмнәр кабызып… (көлешәләр) Суыткыч хәтле открыткаларга хәтле бирешкән бар яшь чакта.
Илназ: Мин, гомумән, сюрпризлар ясарга яратам. Якын кешемнең сөенүен күрү зур бәхет бит ул. Мин - романтик.
Гүзәл: Ә мин - реалист. Бүләккә дә тормышта кирәкле әйберләр сайларга тырышам. Хис белән чынбарлыкны бергә алып баргач яшәве дә җиңел, рәхәт.

Ләйсән Гыймаева:
- Мәхәббәттә дуслык та, хөрмәт тә булырга тиеш. Булатка беренче караштан ук гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Бер уку йортында белем алдык, мәхәббәт хисләре тора-бара кабынды. Үз-үзен тотышы, кешеләр белән аралашуы, кешелекле булуы белән үзенә каратты мине. Мәхәббәт вакыт узган саен сүрелә дигән сүзләр белән килешмим, хисләребез гел элеккегечә. Гаилә тормышы тыныч, матур барсын өчен, хатын-кызда акыл булырга тиеш. Ир хатыны булгач, сабыр булырга, аңлый белергә өйрәнәсең. Ә бәйрәмгә килгәндә, аны кем ничек аңлый инде. Кемдер позитив яктан карап билгеләп үтә, кемгәдер барыбер.

Данир Сабиров:
- Миләүшәм сораганда мин дә романтик. Хатын-кызның чәчәктер, шардыр, кәнфиттер ише нәрсәгә исе китә инде. Әле матур сүзләр белән дә майласаң! Минем хатынга бүләк яратасы авыр, үзенчәлекле холыклы булгангамы икән… Шуңа бүләк әзерләүгә бик җитди карыйм. Безнең туган көннәр февральдә, шуңа 14 февральдә зур игътибар биреп тормыйбыз.

Чыганак: Сабантуй газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X