Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Г.Камал артистлары ни өчен ИлГәрәйнең клибында төшәргә шикләнгән? (+клип)

Җырчы ИлГәрәйнең "Әти-әни кадере" җырына төшерелгән тирән эчтәлекле клибы дөнья күрде. Клипта җырчының гаиләсен генә түгел, күренекле шәхесләрне дә күрергә мөмкин. Күренешләр Саба районының Тенеки авылы, Саба районы Мәдәният йорты һәм Республика клиника хастаханәсендә төшерелгән. - "Әти-әни кадере" җыры Оскар Усманов көе, Эльвира Сафина сүзләренә иҗат ителде. Җырны ишеткәч тә,...

Җырчы ИлГәрәйнең "Әти-әни кадере" җырына төшерелгән тирән эчтәлекле клибы дөнья күрде. Клипта җырчының гаиләсен генә түгел, күренекле шәхесләрне дә күрергә мөмкин. Күренешләр Саба районының Тенеки авылы, Саба районы Мәдәният йорты һәм Республика клиника хастаханәсендә төшерелгән.


- "Әти-әни кадере" җыры Оскар Усманов көе, Эльвира Сафина сүзләренә иҗат ителде. Җырны ишеткәч тә, аның бөтен күренешләре күз алдына килеп басты. Клипны фотограф Эдуард Ситдиков төшерде. Минемчә, фотограф кирәкле күренешне төгәл күрә һәм тоя, аларны бергә туплый белә. Клипта кызым Әдилә, тормыш иптәшем Айгөл, аның бертуган апасы Чулпан һәм гаиләсе төште. Ә инде "әти", "әни" роленә Г.Камал театрының Илдус Әхмәтҗанов белән Дания Нуруллина кебек дәрәҗәле артистларын чакырдым. Дания апа җырны тыңлагач, елап җибәрде, җыр күңеленә бик нык тәэсир итте (Дания ханымның кызы фаҗигале төстә вафат булды - авт.). Башта Илдус абый белән Дания апа клип аша гына образны биреп бетерә алмабыз, дип шикләнсә, аннан күнделәр. Алар бу рольләрне җиренә җиткереп башкарды дип уйлыйм һәм башкалар да шул ук фикердә, - дип сөйләде ИлГәрәй.


Җырчы клипны төшерүдә ярдәм иткән Кадыровлар, Якуповлар, Шәмсетдиновлар, Галимуллиннар, Сафиннар, Дмитриевлар гаиләләренә, Эдуард Ситдиковка, Илүсә Гыйләҗиева һәм Алинә Идрисовага, үзенең гаиләсенә, клип геройларына, җыр авторларына зур рәхмәтләрен җиткерде.


- Әти-әни һәм балалар турында бик яратып һәм зур теләк белән язам. Үз кадерлеләрең, якыннарың турында язуы рәхәт бит ул. Андый иҗат җимешләрен, гадәттә, ихлас һәм мәгънәле сүзләр бизи. Минем өчен иң мөһиме һәм куанычлысы - җырны чын күңелдән һәм яратып башкарулары. "Әти-әни кадере" исемле җырыбызның нәкъ менә ИлГәрәйгә насыйп булуына чиксез шатмын. ИлГәрәйнең әти-әнисенә, балаларына, якыннарына һ.б. мөнәсәбәтенә сокланам. Ул бу җырны беренче тыңлауга ук шундый яратты, үз итте. Һәр сүзнең мәгънәсен тирән аңлап һәм тыңлаучыларына да җиткерергә теләп башкаруы күренеп тора. Клибын да тырышып, уйлап эшләгән. Ул ИлГәрәйнең бүгенге көндә иң сыйфатлы клибы түгелме икән әле?! Мөхтәрәм артистларыбызның катнашуы аны тагын да затлырак иткән. Тик клип азагында әти-әнисе белән күрешкәч, аларны яратучы, кадерләүче улларының бәхетле, шатлыклы йөзен күрәсем килгән иде. Шигем юк, җыр да, клип та ИлГәрәйгә зур уңышлар китерәчәк! Ул моңа лаек! - дип белдерде җыр сүзләре авторы Эльвира Сафина.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев