Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гөлдания Хәйруллина: “Элек эстрадада дуслык өстенлек итә иде, хәзер барысы да акчага кайтып калды”

Татарстанның атказнган артисткасы, эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина тамашачы күз алдыннан озак еллар югалып торган иде. Шушы көннәрдә "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына катнашырга әзерләнеп йөргән Гөлдания Хәйруллина үзенең югалып торуы сәбәпләре, мәрхүм ире, композитор Рөстәм Хәйруллинның истәлеген яңартуы һәм иҗаты тырында сөйләде. - Мин озак еллар - ун...

Татарстанның атказнган артисткасы, эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина тамашачы күз алдыннан озак еллар югалып торган иде. Шушы көннәрдә "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына катнашырга әзерләнеп йөргән Гөлдания Хәйруллина үзенең югалып торуы сәбәпләре, мәрхүм ире, композитор Рөстәм Хәйруллинның истәлеген яңартуы һәм иҗаты тырында сөйләде.

- Мин озак еллар - ун елдан артык - телевидениедә күренмәдем, чөнки битем бик каты бозылды. Сольный концертлар бирдек, Россия буйлап йөрдек, якын чит илгә дә бардык, ләкин телевидениедән күренмәгәч, тамашачы югалта, яшьләр бөтенләй белми. 2010 елда тәвәккәләп, беренче концертымны төшердем, ул кешегә бик ошады. Ә инде "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында башкарылачак җыр белән ныклап кереп киттем. Бу Оскар Усмановның Анна Попова сүзләренә язылган яңа җыры.



- Гөлдания, сез шоу-бизнесның тенденцияләрен белеп эшлисезме? Сез күренә башлаган еллардагы һәм бүгенге эстрада аерыламы?

- Әлбәттә, аерыла инде. Хәзер бит ниндидер бер кайнашу, ашыгу-кабалану... Элегрәк без тынычрак иҗат итә идек. Иҗат коллективлары очрашып, "Сандугач", "Кышкы моңнар" фестивальләрендә катнашып, һәрберебез үз иҗаты белән таныштыра иде. Конкуренция булса да, дуслык өстенлек итә иде. Аралашып эшли идек. Хәзер ничектер ашыгычка китте, акчага кайтып калды бит инде. Бу күп җырчыларга иҗат итәргә дә комачаулыйдыр. Мин тынычрак эшләргә тырышам. Җыр артыннан җырны алыштырып, бәлки, бу җыр халыкка ошар, бәлки монысы дип, ел саен җыр алыштырып, программа үзгәртергә яратмыйм. Җырларны катлаулындырып, трюклар белән баетам. Рөстәмнең "Кайда син?" дигән җырын һава алкасында атынып башкардым. Берсен кыршаулар әйләндереп әзерләдем. Бер җырымда сәхнәдән чыкмыйча күлмәкләрне алыштырдым. Костюмнар трансформациясе дип атала. Концертларымны кызыклы, күңелле, сыйфатлы итеп эшләргә тырышам. Эшемне рекламалап, шаулап йөри торган җырчы түгел, әкрен генә эшләп йөрим. Халык бик ошата концертларымны.

- Җыр табу проблемасы бармы?

- Минем җыр табу проблемасы булмады. Хәзер дә юк. Нинди җыр бар - шуңа капланмыйм. Тавышыма туры килә торганны гына сайлап алам. Моңлы халык җырларын җырлыйм, катлаулырак эстрада җырларын башкарам. Йә бик әкрен, йә бик кызу җырларны яратам, уртача җырлар миңа барып та бетми, бик яратып та бетермим. Такмак булса да, матур булырга тиеш! Рөстәм 3000нән артык җыр язып калдырды. 100гә якын җыры кергән китабын әзерләп бетереп киләм. Эшләрем күп, аның өчен дә, үзем өчен дә эшлисем бар. Мин аның исемен дә яшәтергә тиеш. Кызым Лилия дә булыша. Үзе китеп баргач, 2010 елның ноябрь аенда аны искә алу кичәләрен үткәрер алдыннан аның җырларын күп кенә җырчыларга тараттым. Зөһрә Сәхәбиева, Хәния Фәрхи, Илсаф, Гүзәл Уразова җырлады, үзебезнең Чаллы артистлары Габидулла Хөрмәтуллин, Ринас Әхмәтовлар җырлады. Искә алу концертларын Әлмәттә, Чаллыда үткәрдек. Бу китапны да чыгарып бетерә алсам... Бик авыр икән ул китап җыюы. Китап ноталары белән бергә җыр текстларыннан һәм истәлекләрдә туплана. Шул китапны чыгарсак, Аллабирса, җырчылар белән бергә пезентациясен үткәрер идек дигән хыяллар белән йөрим. Берничә кешенең истәлеген генә көтәсе алды. Язга чыгарырмын дигән идем - көзгә калыр ахрысы. Рөстәм киткәнгә җиде ел булганда.

- Гөлдания ханым, сезнең төп тамашачыгыз кем ул?

- Төп тамашачы яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, өлкән тамашачы да килә. Концертны төрле тамашачы өчен әзерлим.

- Бүген эстрадага аяк баскан яшьләргә киңәшләрегез?

- Эстрада гел шушындый җиңелчә җырларга кала башлады шул әле. Халык ни сорый шуны... дигәннән, ә бит ул халыкны бит җыярга кирәк. Халыксыз гына җырчы булып булмый. Шуңа концертта төрле җыр булырга тиееш дип уйлыйм - эстрада җыры да, халык җыры да, такмагы да... Мин солянкалардан бигрәк, үз концертларымны куярга яратам. Солянка-концертларда берме-икеме җыр чыгып җырлыйсың - кайбер кеше шул бер җыры белән фейерверк ясый ала. Ә сольный концертларын уңышлы куйган кеше төссезрәк тә күренергә мөмкин. Мин үземне күбрәк сольный концертлар күрсәтәм дип саныйм.

"Киләчәктә әле сюрпризларым булыр әле."Үчләр итеп елларга, җырларга да җырларга..." - дип тәмамлады сүзләрен Гөлдания Хәйруллина.

Рүзилә МӨХӘММӘТОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев